Татарстанның халык артисты, Абдулла Алиш премиясе лауреаты, гомерен Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында хезмәткә багышлаган Хәлим Җәләй вафат. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә. Аңа 81 яшь тулган иде.
Актер белән хушлашу мәрәсиме 6 июльдә 11 сәгатьтә Камал театры каршындагы мәйданда узачак.
БУ ТЕМАГА: "Хәлим Җәләй – халыкара артист"Җәләлов Хәлим Бәдри улы 1940 елның 27 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында туа. 1965 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый.
1976 елда аңа Татарстанның атказанган һәм 1992 елда Татарстан Республикасының халык артисты дигән исемнәр бирелә.
Хәлим Җәләй язучы һәм тәрҗемәче дә иде. Ул –"Корчаңгы тай һәм Таз малай" (1992), "Турай батыр" (1993), "Шәрә бүре" (1994), "Аю белән Төлке" (1997), "Пәриле күл буенда" (1998) исемле әкият-поэмалар авторы. 1990 елларда Камал театрның кече сәхнәсендә Җәләйнең берничә әкият-пьесасы ("Тылсымлы йозак", "Шәрә бүре", "Шомбай эшләпәсе") буенча маҗаралы спектакльләр дә күрсәтелде.
Аның тәрҗемәсендә Г.Камал театрында Александр Вампиловның "Булмас димә, дөнья бу!", Чыңгыз Айтматовның "Ахырзаман", А.Галинның "Сагыш" ("Ретро"), норвегияле классик драматург Һенрик Ибсенның "Өрәкләр" пьесалары сәхнәгә куела. Артист-язучы шулай ук Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясе ихтыяҗлары өчен А.Островскийның "Кичеккән тәүбә" ("Не живи как хочется"), Ж.-Б.Мольерның "Дон Жуан, яки Таш кунак" әсәрләре тәрҗемә ителә.
Хәлим Җәләй 1998 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы була.
Хәлим Җәләй татар милли хәрәкәтендә дә катнаша иде, Хәтер көне җыеннарына йөрде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!