Татарстанда ике бала кытай теленнән БДИ биргән, урыс теленнән Әтнә алга чыккан

Бердәм дәүләт имтиханын иң яхшы балларга биргән мәктәпләр арасында татар мәктәпләре юк.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин 13 июльдә хөкүмәт йортында журналистларга республикада быелгы БДИ нәтиҗәләре турында сөйләде.

2020 елга караганда, урыс теленнән БДИ күрсәткечләре 0,06 процентка яхшырган. Урыс телен 100 баллга 102 бала тапшырган, узган елны андыйлар 97 бала булган.

Урыс телен иң яхшы билгеләргә Әтнә районында тапшырганнар, монда уртача балл 82,9 тәшкил иткән. Икенче урында Бөгелмә районы бара. Иң начар күрсәткечләр Әлки, Ютазы һәм Сарман районнарында булган.

Шул ук вакытта Татарстанның БДИ күрсәткечләре элекечә Русиядәге уртача күрсәткечләрдән сизелерлек югарырак, диде министр. Моннан тыш, 80 баллдан югарырак билге алучылар саны 2019 һәм 2020 еллар белән чагыштырганда арткан, мондый яхшы билгеләрне балалар урыс теле, химия, география, математика, биология, француз һәм кытай телләреннән алганнар.

100 балл җыйган укучылар саны да арткан. Быел республикада 256 бала шундый югары күрсәткечкә ирешкән, узган елны 245 бала булган. Бу күрсәткеч белән Татарстан Русиядә алдынгы төбәкләр арасына керә, бу исемлектә тагын Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Петербур, Түбән Новгород өлкәсе һәм Краснодар крае дип сөйләде министр.

11 бала берьюлы ике фәннән 100әр балл алган. Йөз балл җыючылар саны ягыннан Казан, Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама районнары алда бара.

Мәгариф министры шулай ук югары балл җыйган 11 мәктәпне дә атады. Алар арасында Казанның 131нче лицее, Чаллының Пушкин исемендәге 78нче лицее, Түбән Кама шәһәренең 35нче лицее, КФУның Лобачевский исемендәге лицее, КФУның IT-лицее, Казанның 19нчы гимназиясе, Бөгелмәнең 2нче лицее, Казанның 177нче лицее, 122нче гимназиясе, Яр Чаллының 26нчы гимназиясе һәм Бөгелмәнең 6нчы мәктәбе бар. Болар арасында бер татар мәктәбе дә юк.

Министр сүзләренә караганда, быел республикада барлыгы 16 830 кеше БДИ тапшырган. Югары уку йортында керергә җыенмаган 935 укучы гадәти дәүләт чыгарылыш имтиханын биргән. Чыгарылыш сыйныф укучыларының мондый мөмкинлеге узган ел барлыкка килде. Иң югры нәтиҗәләрне Әтнә, Бөгелмә, Югары Ослан, Минзәлә, Балтач, Норлат, Лениногорски, Кукмара, Яр Чаллы, Яшел Үзән мәктәпләре күрсәткән.

Соңгы өч елда информатикадан БДИ тапшыручы балалар саны арта. Математика, химия, биология, физика, җәмгыять белеме һәм немец теленнән БДИда катнашучылар саны кими. Быел ике бала кытай теленнән БДИ биргән, инглиз теленнән - 1834, француз телен – 17, немец телен 9 бала сайлаган.

2008 елда БДИ рус телендә бирелергә тиеш дигән фәрман чыккач, татар телендә эшләгән мәктәпләр рус телендә укыта башлаган иде. Татар ата-аналары балалары татар телендә укып, урыс телендә имтихан бирә алмас дип борчылды. 2009 елда республика мәктәпләрендә милли компонентны юкка чыгара торган канун чыкты. Соңрак урыс ата-аналары татар телен укытуга каршы чыгыш ясый башлады, янәсе, ул балаларны рус теленә өйрәтүгә комачаулый, татар теле аркасында урыс теленә вакыт калмый дип зарланды. Әмма БДИ күрсәткечләре елдан-ел киресен исбатлады - Татарстан инде күп еллар буе рус теленнән БДИның уртача баллы ягыннан лидер булып бара. Әлеге шикаятьләр нигезендә 2018 елда мәгариф турында яңа канун кабул ителде, аның нигезендә республика мәктәпләрендә татар теле ихтыяри укытуга калдырылды.

БУ ТЕМАГА: Мәктәпләргә прокуратура һөҗүменә өч ел. Хаталарны барлау

Былтыр Казанның Мәрҗани исемендәге татар гимназиясендә барлык фәннәрне дә татарча укыган Рамил Баһавиев БДИда 399 балл җыйган иде (иң күбе 400 балл була ала). Ул урыс теле, информатика һәм физикадан 100әр балл җыйды, математикадан 99 балл алды.

Быел Татарстанда бердәм дәүләт имтиханында 100 һәм 200 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары премияләр алачак. Моннан тыш, алар белән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән очрашачак.

БУ ТЕМАГА: Имтиханны 100 баллга тапшырган Алинә Вәлиева: "Теләк булса, татарчага да, урысчага да яхшы өйрәнеп була"

Быел Башкортстанда республика башлыгы Радий Хәбиров фәрманына ярашлы, БДИда берәр фәннән 100 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучыларына җирле вузларга керү өчен 150шәр мең сум акча биреләчәк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!