Казанда Иске татар бистәсе буйлап татарча экскурсияләр башланган

Иске татар бистәсендә элек уздырылган экскурсия

Татар бистәсенә экскурсияләрне татар телле туристлар өчен "Тарихи тирәлек" муниципаль бюджет оешмасы уздыра.

Казанда Иске татар бистәсе буйлап татар телендә экскурсияләр оештырыла башлаган. Аларны "Тарихи тирәлек" муниципаль бюджет оешмасы уздыра. Беренче экскурсиягә медиа вәкилләре чакырылган.

Экскурсияләр айга бер тапкыр була, алар бушлай дип сөйләгән экскурсовод Эльмира Җиһаншина "Бизнес Online"-га. Туристларга алдан язылырга кирәк була.

Экскурсия вакытында Иске татар бистәсенең тарихы турында сөйлиләр, Шәрык клубы бинасы, Мәрҗани мәчете, галимнең торган йорты, Апанай мәчете белән таныштыралар. Татар телендә экскурсия карарга теләүчеләр әлегә урыс теллеләргә караганда азрак, дип сөйләгән Җиһаншина. Районнардан килүче татарлар экскурсияләргә йөрми, мондый сәяхәтләр чит илдән килгән һәм урыс телен белмәгән татарларга кызык булырга мөмкин дип фаразлый ул.

БУ ТЕМАГА: "Казан кунакларына татарлык җитәрлек дәрәҗәдә күрсәтелми"

Казанда татар телле экскурсияләр аз, ә гидларга шәһәрне урыс тарихлы итеп күрсәтергә кушыла, татар тарихын сөйләргә ярамый, дип зарланган иде элегрәк Азатлыкка бу өлкәдә эшләүчеләр. Алар татар җирләрен туристлар өчен попурляштыру зур авырлык белән бара дип белдерде. "Безгә күбрәк чиркәүләр, шәһәрнең урыслар тарафыннан төзелүе турында укыталар. Казанны урыс һәм православ шәһәре итеп күрсәтергә телиләр. Шуңа да Яңа бистә зиратын туристик маршрутка кертергә теләмиләр", дигән иде экскурсияләргә йөртүчеләрнең берсе.
"Тәмле Казан" фестивалендә татар һәм хәләл ризыклар аз, Казанның яңа бистә зиратын туристик маршрутка кертер өчен инфраструктура эшләнмәгән дигән тәнкыйть сүзләре дә әйтелде.

БУ ТЕМАГА: Яңа бистә зираты туристларны җәлеп итә аламы?

Өч ел элек Татарстанның бер төркем экскурсоводлары республика президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать кабул итеп, аннан махсус карар белән экскурсоводларга сөйләм татар телен белү таләбен куюны, гидлар өчен татар теле курслары уздыру һәм методик кулланмалар булдыруны сораган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!