"Үзем белдем диген": Әкиятләрдә татарның үткәне чагыла

Китапны тәкъдим итү чарасы

Казанда "Юлбасма" нәшрияты чыгарган "Үзем белдем диген" исемле әкият китабы тәкъдим ителде. Татар әкиятләре китабында 11 әсәр туплаган, һәрберсе бүгенге көнгә аваздаш, ди аны нәшер итүчеләр.

Китапны тәкъдим итү чарасы 13 июльдә Татарстан милли китапханәсе террасасында үтте. Укучылар белән очрашуга "Юлбасма" нәшрияты җитәкчесе Гүзәл Хәсәнова, басманың бизәлеш мөхәррире Гүзәл Гарипова, әдәби мөхәррире Йолдыз Миңнуллина, рәссамы Гөлнара Фәләхова катнашты.

Your browser doesn’t support HTML5

Казанда "Үзем белдем диген" исемле татар әкиятләре тупланмасы тәкъдим ителде

12 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен нәшер ителгән китапның тиражы 1000 данә. "Юлбасма" нәшрияты - хосусый нәшрият, ул үз табышына гына яши. Бу китап 500 сум тора, кешеләрдә ихтияҗ туса, тагын бастырып сатачакбыз, ди алар.

60 битлек китапка "Чәчәк күлмәк", "Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс", "Васыять", "Зирәк карт" һәм башка, барлыгы 11 әкият кергән. Һәрбер әкият үзенчәлекле рәсемнәр белән бизәлгән.

Китапның тышлыгы

Гөлнара Фәләхова - рәссам, киез остасы, Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә яши, Уфада Башкорт дәүләт педагогия институтының художество һәм графика факультетында белем алган. Ул татар, башкорт милли бизәкләре, әкият каһарманнары турында открыткалар, картиналар ясый. Соңгы бер ел эчендә аның Instagram аккаунты да популярлык яулады. "Үзем белдем диген" әкиятләр җыентыгына рәсемнәр ясау - китап чыгару эшендә беренче хезмәте. Азатлык китапның рәссамы белән аерым сөйләште.

— Гөлнара, Сез ясаган рәсемнәрдә кызлар, әниләр, әбиләр сурәтләре бик күп. Ирләр юк диярлек, сәбәбе нидә? Нигә анда ир-атлар аз?

Гөлнара Фәләхова

— Үзем хатын-кыз булганга күрә, рәсемнәрне ничек сизәм, шулай ясыйм. Бу, бәлки, үземне рәсемнәрдәге каһарман итеп куеп караганга шулай килеп чыгардыр. Нәрсәне күбрәк беләм – шуны ясарга тырышам. Моны сәбәбе шулдыр, әллә ни эзләргә кирәкми.

— Рәсемнәр арасында үзегезнең автопортретыгыз бармы? Рәсемнәрдәге образлар кем алар?

— Бу рәсемнәрнең барысы да бер автопортреттыр дип уйлыйм. Алар - минем бер өлешем. Рәсемнәрдәге образлар мин ул. Өлешчә кайдадыр һәм кайчандыр күргән кешеләр. Алар арасында үзем еш булган авылдагы әбием дә бар. Әбием ярдәмендән татар мәдәнияте белән баедым. Нәтиҗәдә аның образлары рәсемнәремдә сурәтләнде. Эшемләремдә күп очракта кайчандыр бабам сөйләгән әкияттәге Зөһрә кызны да очратып була. Капка төбендә айга карап утырганда бабай миңа гел Зөһрә турында әкият сөйли торган иде. Шулай ук рәсемнәрдә "Су анасы" да бар. Рәсемнәрдә күбрәк балачакта ишеткән әкият геройларының образлары, алар күпләргә таныш.

"Чәчәк күлмәк" әкиятенә иллюстрация

— Сезнең рәсем стиле ничек барлыкка килде?

— Алар күбрәк анимацион стильдә ясалган. Теләсә кайсы рәссам кебек минем дә берничә юлым булды. Абстракт юлдан китимме дип уйладым. Аннан соң сәнгать мәктәбендә дә укытам. Үзебез турында, милли мәдәниятебез турында аз сөйлибез кебек тоелды. Менә шушы зур мәдәни мирас колачланмаган дип саныйм, ул юнәлештә эшлисе дә эшлисе. Кемнәндер көтәсе килмәде, үзем башладым. Безгә балалар өчен образлар җитми. Алар да бу мәдәниятне сизергә тиеш. Кешеләргә якынрак булырга кирәк дип уйладым. Минем рәсемнәрдә әкияти образлар шул рәвешле туды.

— Сезнең рәсемнәрдәге татар, башкортларның милли яшәешенең һәрбер деталь игътибарны җәлеп итә. Кайдан, ничек өйрәнәсез ул бизәкләрне?

Безнең мәдәният кайсы ягы белән аерылып тора икән дип карауларын һәм безгә дә шуны күрер өчен килүләрен телим

— Һәрбер рәсемне ясар алдыннан эзләнәм. Борынгы киемнәрне, иллюстрацияләрне карыйм,китапларны актарам. Алардан кайбер моментларын заманча образга кертергә тырышам, киләчәккә бер дәвамлылык өстәргә тырышам. Булган әйберне яшереп ятарга ярамый. Аларны үз тормышыбызга кертеп җибәреп, яңа сулыш өрергә кирәк. Төркия, Мисыр кебек илләргә барырга туры килә. Аларның мәдәнияте безнекеннән кайсы ягы белән аерыла икән дип карыйм. Алар искелек дип тормый, көндәлек тормышта бар! Нәкъ менә шуның бездә дә булуын телим. Аларныкын таныйбыз бит, безнекен дә танытып була.

Китаптагы иллюстрация

— Башкорт һәм татар бизәкләре нәрсәсе белән аерыла?

— Мин үзем Башкортстан белән Татарстан чигендә яшим. Башкортстанның Октябрьский шәһәрендәмен. Монда татарлар да, башкортлар да бар. Барысы да кушылган, шуңа күрә дә яшәеш, уй-фикерләр уртак. Әмма бизәкләр аерыла. Рәсемнәрне ясаганда башкортларны икенче төрле итеп сизәм. Әйтик башкорт хатын-кызы дигәндә көрәшче образы күз алдына килә, ә татарлар - шат күңелле халык.

— Ә татарга һәм башкортка хас бизәкләр нинди?

— Әйткәнемчә, безнең җирлектә алар икесе бергә кушылган, күптөрле бизәкләр килеп чыга. Башкортныкы ничектер гадирәк, әмма гади булса да, аның үзенчә бер стиле бар. Татарныкында исә төрле төсләр күп, җете төсләргә бай. Мозаика кебек күп вариантлы. Аны бер арага җыю авыррак.

— Башкортныкы җиңелме?

— Әйе. Башкорт бизәкләре инде җыелган, монолит линия кебек.

Китаптагы иллюстрация

Элекке милли бизәк белән чигелгән сөлгеләр, мендәр тышлыклары, тәрәзә чаршаулары, сугылган келәмнәр өй интерьерыннан югалып бара. Андый йортлар юк диярлек. Кеше бер яктан заманча яши, икенче яктан тамырыннан аерыла, үзенекен югалта. Европа, Америкада этнога тартылу бара, искелекне яңарту күренеше күзәтелә, миллилекне тормышка кертергә тырышалар. Татар белән башкортта миллилекне саклау ничек бара Сезнеңчә?

— Бу хәзер урыныннан кузгалды. Татарстанда тартылу ныграк сизелә. Башкортлар да үз миллилекләрен саклый ансы, әмма ничектер яшерәләр сыман. Безнең чор кешеләре әле ничектер кызыксына. Шушы кызыксынуны балаларга да сеңдерәсе иде. Бу – проблем. Хәзер яшьләр япон, корея мәдәниятләре белән кызыксына, аларның анимацияләренә мөккиббән. Аларның җырчылары кумир дәрәҗәсенә җитә. Әгәр аларга, карагыз менә үзебездә дә беркемдә дә булмаган, үзнечәлекле каһарманнарыбыз бар, дип ясап күрсәтсәң, кайберләре шакката. Аларга барсын да җентекләп аңлатырга гына кирәк, популярлаштыру җитми.

— Сез, киез, тула белән дә эш итәсез, аны кайсы остадан өйрәндегез? Сезнең өчен киез белән эш итүнең үзенчәлеге нидә?

Китаптагы иллюстрация

— Ун еллап элек бу тармак яңадан үсә башлаганда милли образларны киездә ясап күрсәтү кызык иде. Безне квалификация күтәрү курсларына җибәрәләр иде. Эшли-эшли өйрәнелде. Аннан соң төрле энәләр, төсләр барлыкка килде, тулы бер картина җыела башлады. Үзенчәлегенә килгәндә исә, юеш һәм коры киез бар. Юеш киез эше күбрәк ир-атларның эше дияр идем, анда физик көч кирәк. Берничә кеше, төркем белән эшләргә кирәк. Ә коры киез ул бер медитация, антистресс кебек кабул ителә. Бу процесска кереп киткәч вакытның узганы сизелми дә каласың. Монда көтелмәгән эффект килеп чыга. Мин моны табигать белән рәссамның уртак эше дияр идем.

— Татар, башкорт коды дигәндә Сезнең өчен нәрсә ул?

— Ни әйтергә дә белмим, әмма аермалары бар. Минемчә татар ул күбрәк ачык кеше. Әйләнә тирәсеннән, бәлки дә, кирәгеннән артыгын үзенә сеңдерә. Ә башкорт ул саклаучы кебек. Тышка азрак ачыла, әмма үзендәгесен күбрәк саклый. Районнарга карап, бу үзгәрергә мөмкин. Әйтик Баймак минемчә татарга охшаган, анда кешеләр бик ачык.

— Сезнең рәсемнәр, иҗат эшләнмәләрегез сатыламы?

— Сату белән күп шөгыльләнәм дип әйтә алмыйм. Аннан куркам да, чөнки иҗатыма зыян килергә мөмкин. Аннан соң мин дижиталь мохиттә яшим. Андый рәсемнәрне открытка, китап рәвешендә генә сатып була. Мин заказга бик сирәк ясыйм. Ирекле буып калуым мөһим. Күпме генә акча тәкъдим итсәләр дә, башта ул эшне башкарырга телимме дип уйлыйм.

Китаптагы иллюстрация

— Иҗат иткәндә нинди авырлыклар белән очрашырга туры килә?

— Минем иҗатымны бик гади иҗат дип уйлаучылар бар. Әйтик бер образны утырасың да тиз генә ясыйсың. Әмма бу образ кайчак айлар буена башта туа. Уйланылган кебек бик җиңел хезмәт түгел. Иҗат итү өчен күп укырга, карарга, белергә һәм иң элек ул сурәтне башыңда ясарга кирәк.

Образ ясавын тиз ясала, әмма ул образны тудыру өчен бик күп вакыт кирәк. Аны уйлап йөрү дә кайчак бер ел вакытыңны алырга мөмкин. Аның өчен эмоциональ һәм визуаль тәҗрибә кирәк дип уйлыйм.

Беләсезме, мине интернеттан карап баручылар мотивацияли. Кайчак татар бизәкләрен интернетка куйсам, башкортлар ник башкорт сурәтләрен дә куймыйсыз, көтәбез дип яза башлый. Башкортларныкы күбрәк күренә башласа, татарлар яза башлый.

Китаптан иллюстрация

— Сезнең иҗатка карата Башкортстан хакимиятеннән булсын, Татарстан хакимиятеннән булсын игътибар бармы?

— Аерым кешеләрдән, әйтик милли продукцияләр җитештерүче эшмәкәрләр, үз мәдәни үзәкләрен булдыручылар, тирмәләр әзерләү белән шөгыльләнүчеләр, шулай ук менә китап нәшрияты – бүген менә шулардан иҗатым белән кызыксынуны күбрәк күрәм.

— Милли рәсемнәр иҗат итүче рәссам буларак, Сезнең иң зур хыялыгыз бармы?

— Зур такымда берәр зур проектта эшләргә теләр идем.

— Ә нинди проект, мисал өчен?

— Рәссамнарның проектлары күп булырга мөмкин. Әйтик, анимацияләр. Глобаль хыялга килгәндә, үзебезнең әкият, риваятьләргә нигезләнеп мультфильмнар төшерелүен телим. Кызыклы әсәрләр язып һәм аннан балалар үз мәдәниятләре белән горурланырлык иҗат проктлары – иң зур максатым һәм хыялым.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!