Башкортстан умартачылары бал кортларының күпләп үлүенә зарлануын дәвам итә диелә Россельхознадзорның республика идарәсе хәбәрендә.
"Фаразлануынча, республика районнарында бал кортлары күпләп үлүенә басуларны пестицидлар һәм агрохимикатлар белән агулау сәбәпче", дип саный белгечләр.
Россельхознадзор прокуратура белән бергә Авыргазы, Ярмәкәй, Шаран, Стәрлетамак, Гафури, Мәләвез районнарында махсус үрнәкләр алып үзәк фәнни-методик ветеринария лабораториясенең Барнаулдагы бүлегенә җибәргән.
Башкортстанда урманнарны ефәк күбәләгенә каршы агулау аркасында бал кортлары күпләп үлә башлавы турында июньдә дә хәбәр ителгән иде. 7 июньгә барлыгы 60 хуҗалыктан 31 мөрәҗәгать килүе әйтелде. 1990 корт күченә зыян килгән, 23 корт гаиләсе тулысынча үлеп бетте диелде.
2019 елның җәендә Татарстан, Башкортстан, Мари иле, Удмуртия, Брянски, Воронеж, Липецки, Мәскәү, Түбән Новгород һәм башка күп кенә төбәкләрдә күпләп умарта кортлары үлде. Моңа пестицидлар куллану сәбәп булгандыр дип фаразланды. Умартачылар берләшмәсе президенты, Тимирязов авыл хуҗалыгы академиясе кафедрасы мөдире Әлфир Маннапов Русия төбәкләрендә умарта кортларының күпләп үлүеннән килгән зыян бер триллион сумнан артып китәчәк дип санап чыгарган иде.
2017 елда кайбер мәгълүмат чаралары Башкортстанда бал кортларының 80 проценты кышлый алмаган дигән хәбәр таратты. Республиканың умартачылык һәм апитерапия гыйльми-тикшеренү үзәге бал кортларының күпләп үлүе турындагы хәбәрне кире какты.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!