Reuters: АКШ һәм Германия "Төньяк агымы-2" турында килешүгә якын

Ике ил дә Украинаның энергетика инфраструктурасын яңарту һәм илнең энергетик иминлеген тәэмин итү өчен инвестицияләр кертергә җыена.

Кушма Штатлар һәм Германия "Төньяк агымы-2" газүткәргеченә карата фикер каршылыкларын көйләү алдында тора. Килешү турында якын көннәрдә игълан ителергә мөмкин дип яза Reuters Ак йорттагы чыганакларына сылтанып.

АКШ әлеге газүткәргечкә каршы иде. Вашингтон фикеренчә, ул Европаның Русия ягулыгына бәйлелеген көчәйтәчәк һәм Украинаны күпмиллиардлаган кеременнән мәхрүм итәчәк. Моңа кадәр Украин газ транзиты өчен акча ала иде.

Якын көннәрдә игълан ителергә тиешле килешүләр газүткәргеч операторына һәм аның җитәкчелегенә чикләүләр кертүдән саклап калачак. Reuters чыганаклары сүзләренә караганда, ике ил дә Украинага инвестицияләр кертү турында белдерәчәк. Ул Украинаның энергетика инфраструктурасын яңарту һәм илнең энергетик иминлеген тәэмин итү белән бәйле булачак. Берлин шулай ук Русия Украинага табигый газ кертүне туктаткан очракта табигый газны Германиядән тапшыру гарантиясен дә бирергә җыена.

Майда АКШ президенты Джо Байден идарәсе газүткәргечне төзүчеләргә карата санкцияләр кертүдән баш тарткан иде. Президент һәм аның такымы бу санкцияләр нәтиҗәле түгел диде. Сенаторлар моның белән ризалашмады һәм "Төньяк агым-2" операторына чикләүләрне кайтаруны таләп итте.

"Төньяк агым-2" газ уздыргычы Балтыйк диңгезе төбеннән Германиягә кадәр сузыла. Проектны 2021 елның сентябрь ахырына кадәр эшләп бетерергә ниятлиләр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!