Кытай хакимиятләре коронавирусның килеп чыгышын тикшерүдә Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы белән хезмәттәшлек итүдән баш тарткан. Тикшерүнең икенче этабында, аерым алганда, вирус Үһән шәһәрендәге лабораториядән чыгу ихтималы да каралырга тиеш иде. Пекин әлеге гипотезаны кискен кире кага һәм коронавирус илгә чит дәүләттән кертелү ихтималын тикшерергә тәкъдим итә.
Пәнҗешәмбе Пекин Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы тикшерүенең икенче өлешен килештерүдән баш тарткан дип хәбәр итә Reuters. Кытайның һигиена һәм сәламәтлек саклау мәсьәләләре дәүләт комитеты рәисе Цзен Исинь бу план аек акылга сыймый һәм фәнгә каршы килә дигән.
Тикшерүнең икенче стадиясендә халыкара белгечләр Үһән лабораторияләренә һәм базарларына керергә рөхсәт алырга тиеш иде.
Вирусның лабораториядән килеп чыгу фаразы чир тарала башлау белән күренде. Аның тарафдарлары Үһәндә коронавирусларны өйрәнүче дөньядагы иң зур үзәк барлыгына нигезләнә. Шәһәрдә, аерым алганда, COVID-19 коронавирусына якын булган SARS типик булмаган пневмония вирусы өйрәнелә.
БУ ТЕМАГА: Вашингтон COVID-19ның килеп чыгышын тикшерергә чакыраӘлеге версия вирусны кеше уйлап чыгарган дигән генә сүз түгел. Ул табигатьтә табылырга һәм аны галимнәр өйрәнергә мөмкин. 2002-2003 елларда типик булмаган пневмония таралуыннан соң Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы Кытайның биолабораторияләрендәге иминлек системнарында кимчелекләргә игътибар итте. Эш кагыйдәләрен бозу белән бәйле кайбер очраклар башка илләрдә дә булып тора, шуңа күрә лабораториядәге вирус теоретик яктан караганда, аннан чыгып китә ала дигән фараз ясарга нигез бирә ала.
Майда Wall Street Journal Америка күзләве хисабы турында материал чыгарды. Анда Үһән институты хезмәткәре COVID-19 билгеләре белән 2019 елның ноябрендә үк хастаханәгә эләккән диелә. Рәсми Пекин беренче йоктыру 2019 елның декабрь ахырына булды дип белдерде. Fox каналы 2020 елның апрелендә COVID-19 вирусын йоктыручы беренче кеше лаборатория хезмәткәре булган дип белдерде.
Моннан тыш, кытай хакимиятләре пандемияне озак вакыт яшерүдә дә гаепләнә. Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы тикшерүләренең беренче этабында Пекин оешма белгечләрен кертми торды, алар сораган документларны бирмәде. Кытай тышкы эшләр министрлыгы АКШның әлеге версиядә дәлилләре юк дип белдерде. Пекин халыкара оешмадан чир барлыкка килүнең башка сәбәпләрен тикшерергә чакыра: мәсәлән, вирус Үһәнгә чит илдән туңдырылган азык-төлек белән килергә мөмкин диләр.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!