"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә хөкем ителүче Зәфәр Якубов ачлык игълан иткән

Якубовны колониядә урнашкан кибеткә барганы өчен штраф изоляторына утыртканнар.

Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы эше нигезендә 17 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем ителгән Зәфәр Якубов төрмә сакчыларының кырыс мөнәсәбәте өчен ачлык игълан иткән. Бу хакта "ОВД-Инфо"га җәмәгать яклаучысы Ирина Холодцева белдергән.

Холодцева сүзләренчә, Якубовны колониядә урнашкан кибеткә барганы өчен штраф изоляторына утыртканнар.

Якубов Самар өлкәсенең 26нчы төзәтү колониясендә утыра. Ул террорчылык оешмасы эшчәнлеге белән җитәкчелек итү маддәсе нигезендә 17 елга хөкем ителде.

Зәфәр Якубовны һәм аның белән тагын 13 кешене 2018 елда тоткарлаганнар иде.

Русия хакимиятләре "ят агент" дип игълан иткән "Мемориал" хокук яклау оешмасы Якубовны сәяси тоткын дип таныды.

Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!