Удмурт галиме Альберт Разин истәлегенә укулар уздырылачак

Альберт Разин

Әлеге башлангыч белән Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев чыккан.

Удмурт һәм татар активистлары галим Альберт Разинның үз-үзен яндырып үтерү еллыгында Русия телләре һәм халыклары проблемнарына багышланган укулар уздырырга җыена. Бу хакта "Активатика" проекты хәбәр итә. Укулар Разин үз-үзен яндырган көнне - 10 сентябрьдә булачак. Чыгышлар Русия халыклары һәм аларның телләрен саклау һәм үстерү проблемнарына багышланачак.

Әлеге башлангыч белән Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев чыккан. Аны удмурт активисты, Разинның укучысы һәм якын дусты Николай Михайлов хуплаган.

Әлеге укуларны ел саен уздырырга ниятлиләр.

Башка елларны 10 сентябрьдә Альберт Разинны искә алып төрле шәһәрләрдә ялгыз пикетлар уза иде.

Альберт Разин

Альберт Разин (1940-2019) — Удмуртиянең атказанган фән эшлеклесе, философия фәннәре кандидаты, социолог, доцент. Удмурт хәрәкәте активисты, балалар удмурт телен өйрәнсен һәм аны онытмасыннар өчен көрәште.

2019 елның 10 сентябрендә Удмуртия Дәүләт шурасы бинасы янында кул салды. Тәненең 90 проценты янды. Кулында депутатлардан милләтне саклап калуны таләп иткән язулы плакатлары да бар иде. "Иртәгә минем телем юкка чыкса, мин бүген үләргә әзер", диелгән иде берсендә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!