Хокук яклаучылар: Русиядә сәяси тоткыннар исемлегендә 410 кеше бар

Аларның 329ы дин тотучылар, 81е башка сәяси сәбәпләр белән эзәрлекләнә.

"Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимиятләре аны "ят агентлар" исемлегенә кертте) Русиядә сәяси тоткыннар санын яңарткан. Анда хәзер 410 фамилия. Аларның 329ы дин тоту ирегенә хокукларын тормышка ашыру белән бәйле, 81е башка сәяси сәбәпләр белән. Бу хакта үзәкнең сайтында әйтелә.

Соңгы җиде ярым айда "Мемориал"ның сәяси тоткыннар исемлегендә күп кенә яңа кешеләр барлыкка килгән. Бу Русиягә кайту белән кулга алынып төрмәгә хөкем ителгән Алексей Навальный да, аны яклап протестларга чыкканнан соң "сарай" яки "санитар" эш нигезендә ирекләреннән мәхрүм ителүчеләр дә, урам җыеннары турында язган Doxa студент журналы хезмәткәрләре дә.

БУ ТЕМАГА: DOXA студентлар журналы хезмәткәрләрендә тентүләр узды

Исемлеккә шулай ук Андрей Пивоваров, Алексей Ворсин һәм Олег Степанов кебек Русия думасы депутатлыгына намзәт булырга теләүче һәм җинаять эзәрлекләвенә дучар булучылар да бар.

Дин тотучыларга басым да туктамый дип искәртә хокук яклаучылар. Соңгы җиде айда гына да "Мемориал" сәяси тоткын дип 30дан артык мөселманны таныган. Алар арасында Русиядә тыелган "Тәблигый җәмәгать", "Хизб ут-Тәхрир" оешмалары әгъзлары бар. Яһвә шаһитләренә карата репрессияләр арткан, аларның дини оешмалары Русиядә 2017 елда экстремистик дип танылган иде. Хокук яклаучылар мәгълүматларынча, 2021 елның гыйнварыннан августына кадәр 46 кеше йорт сагына яки рәшәткә артына утыртылган.

"Мемориал"да белдерүләренчә, әлеге исемлек - бүгенге Русиядә сәяси тоткыннар санының әз өлеше. Чынлыкта сәяси тоткыннар һәм сәяси сәбәпләр белән ирекләреннән мәүрүм ителүчеләр күбрәк дип саный хокук яклаучылар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!