Киевта 23 августта "Кырым платформасы"ның беренче саммитында катнашкан 43 ил халыкара танылган чикләр эчендә Украинаның бөтенлеген торгызу турындагы Декларациягә кул куйды. Саммитта катнашучылар "Русия Кырымны һәм Акъярны вакытлыча басып алуны канунилаштыра алмаячак" диде.
"Беренче тапкыр халыкара дәрәҗәдә Русия оккупант дәүләт дип танылды. Һәм халыкара һуманитар хокук нормалары нигезендә, ул оккупацияләнгән Кырымда кеше хокуклары бозылуын кичекмәстән туктатырга тиеш. Кырымга халыкара, һуманитар, хокук саклау оешмалары өчен киртәләрсез керү мөмкинлеген тәэмин итәргә кирәк", диде Украина президентф Владимир Зеленский.
Кырымтатар телендә чыгыш ясаган Кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җамилев: "Безгә Русия кызыл сызыклардан узмасын өчен ул сызыкларны билгеләргә дип сөйлиләр, ләкин Грузия, Молдова, Украина җирләренә һөҗүм иткән, Сүриядә кан коеп сугышкан Русия инде күптән ул сызыкларны узып китте. Тагын нәрсә булырга тиеш, нинди сызыклар турында суз бара", диде.
Чарада катнашкан Австрия тышкы эшләр министры Александр Шалленберг кырымтатар халкы хокуклары бозылуын әйтте.
"Анда җирле халыкны канунсыз рәвештә Русия армиясенә барырга мәҗбүр итәләр. Без бу оккупациянең дини азчылыкка, шул исәптән кырымтатарларга нинди янаулар китерүен, гореф-гадәтләрне һәм мәдәниятне саклауга ничек янавын беләбез. Бу тенденцияне җиңү өчен дипломатик көчләрне берләштерү кирәк, шуңа күрә Австрия "Кырым платформасы"н төзүдә ярдәм итә", диде ул.
Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров әйтүенчә, соңгы җиде ел дәвамында Русия БМО, Европа Шурасы һәм башка халыкара оешмалар тарафыннан кабул ителгән декларацияләрдә булган бер генә таләпне де үтәмәгән.
Кырымнан саммитка корылтай вәкилләре, Русиядә тыелган Мәҗлес әгъзалары да килде.
Саммитның оештыру чарасыннан соң Украина Югары Радасы чит ил кунаклары катнашында чираттан тыш утырышын уздырды. Монда "Кырым платформасы"нда катнашкан чит ил вәкилләре, фракция башлыклары, кырымтатарлардан депутатлар Ахтем Чийгоз һәм Рустем Умеров чыгыш ясады.
"Бернигә кармастан чарага Кырымнан безнең кешеләребез килде. Алар Кырымга кайтачаклар, аларны анда нәрсә көткәнен без беләбез, ләкин нәкъ алар киләчәк азат Кырым гарантиясе", диде Чийгоз.
БУ ТЕМАГА: Халыкара "Кырым платформасы"ннан кырымтатарлар ни көтәШулай ук бүген Украина Югары Радасы "Кырым платформасы"н яклап карар кабул итте. Ул Парламент ассамблеясына, БМОга, ил башларына, халыкара оешмаларга юлланачак.
Киевтагы чараларда Азат Европа /Азатлык Радиосы (RFE/RL) президенты Джейми Флай катнашып Кырымда кулга алынган Крым.Реалии хәбәрчесе Владислав Еспенконы искә алды. Медиа корпорация башлыгы бу турыда "Кырым платформасы" кысаларында тематик панель вакытында сөйләде.
"Күптән түгел Кырымда кулга алынган журналистны искә төшерик. Аннан сорау алдылар һәм газапладылар. Хәзер ул төрмәдә утыра, гаиләсен, кечкенә кызын күптән күрмәгән. Мондый резонанс аңа рухи яктан ярдәм итәчәк", диде Флай.
Саммитта кунаклар өчен Евровидение җыр бәйгесенең җиңүчесе кырымтатар җырчысы Джамала "1944" җырыны кырымтатар һәм инглиз телендә җырлады.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!