Татарстанда эшчеләрнең 4,4 проценты гына 100 мең сумнан артыграк хезмәт хакы ала

Бу күрсәткечләрдә Татарстанны Нижегород өлкәсе һәм Башкортстан узып киткән.

Русиядә һәр унынчы кеше 100 мең сум алып эшли, тик Татарстанда мондый хезмәт хакы эшчеләрнең бары тик 4,4 процентына гына бирелә. Бу хакта FinExpertiza аудитор-консалтинг оешмасы тикшеренүләренә сылтанып, "Коммерсантъ" язды. Шул ук вакытта соңгы ике елда Татарстанда югары хезмәт хакы алып эшләүчеләр 1,5 тапкырга арткан.

FinExpertiza мәгълүматларына күрә, 100 мең сумнан артык хезмәт хакын эре һәм урта ширкәтләрдә эшләүче 2,84 млн русияле ала. Бу барлык эшче халкының 10,3 проценты яки һәр унынчы кеше дигән сүз. Пандемиягә кадәр булган чор белән чагыштырганда, андыйларның саны 45,6 процентка арткан.

Пандемиягә кадәр Татарстанда 100 мең сумнан артык хезмәт хакын эшчеләрнең 2,8 проценты гына алган. Хәзер исә бу күрсәткеч 4,4 процентка җиткән, ягъни 1,5 тапкыр арткан.

Идел бу федераль бүлгесендә 100 мең сумнан артык хезмәт хакын уртача 3,7 процент эшче ала. Бу күрсәткечтә Татарстанны Түбән Новгород өлкәсе (5,3 процент) шулай ук Башкортстан (4,7 процент) узып киткән. Иң түбән күрсәткечләр Мари Илендә (1,75 процент).

Татарстанда зур хезмәт хакы алып эшләүчеләрнең кереме аз акча алучы хезмәткәрләрнекеннән тугыз тапкыр артык. Беренчеләре аена уртача 113 мең сум алса, икенче төркемдәгеләр нибары 12 мең сум тирәсе керемгә яши.

Әлеге саннар быелның яз айларына карый. Зур хезмәт хакы алып эшләүче 10 процент халыкның уртача кереме белән акчаны аз алучы 10 процент халыкның уртача керемен чагыштырылган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!