"Бердәм Русия" дума сайлауларында җиңүе турында белдерде. Русия парламентына тавыш бирүнең беренче нәтиҗәләре чыгарыла. Фирка баш шурасы секретаре Андрей Турчак сүзләренчә, "җиңү гадел һәм чиста" булды.
Фирка лидеры Дмитрий Медведев халык алдында күренмәде. Турчак аны авырып тора, көчле ютәле бар дип белдерде.
"Бердәм Русия"нең иҗтимагый штабына фирканең гомумфедераль исемлегендә булган Сергей Собянин, Турчак һәм Денис Проценко килгән. Сергей Лавров һәм Сергей Шойгу чарада юк.
"Бердәм Русия" думада конституцион күпчелекне сакларга өметләнә.
Үзәк сайлау комиссиясе бюллетеньнәрнең 20 процентын санаганнан соң, беренче нәтиҗәләрне чыгарды. "Бердәм Русия" әлегә 42 процент тавыш ала һәм тавышлар саны арта. Моннан тыш, фирка намзәтләре бер мандатлы сайлау бүлгеләренең күпчелегендә алда бара.
Русия думасында бер мандатлы бүлгеләрдән 225, фирка исемлекләреннән шулай ук 225 депутат булачак. Конституцион күпчелекне тәшкил итәр өчен 300 мандат, гади күпчелеккә 226 мандат кирәк. 2003 елдан бирле "Бердәм Русия"нең думада күпчелекне югалтканы булмады.
БУ ТЕМАГА: Экзит-пол: думага сайлауда "Бердәм Русия" 45,2% белән җиңәТавышларның 20 процентын санаганнар соң КПРФ 20 процент тирәсе җыя. Әлегә думага "Гадел Русия-Хакыйкәт өчен", ЛДПР һәм "Яңа кешеләр" ("Новые люди") уза. Ләкин соңгы фирканең нәтиҗәләре тавышларны санау барышында кимеп килә.
Шул ук вакытта төнге 12гә кадәр Мәскәүдә электрон тавыш бирү нәтиҗәләре чыгарылмады. Анда 2 миллионга якын кеше дистанцион тавыш биргән иде һәм бу саннар бер мандатлы бүлгеләрдәге сайлауларның ахыргы нәтиҗәләренә йогынты ясарга мөмкин. Оппозиционер Алексей Навальный тарафдарлары хакимиятне әлеге тавыш бирү нәтиҗәләрен хәрәмләшеп күрсәтергә тырышуда гаепли.
Беренчел мәгълүматларга караганда, Мәскәүдәге 15 бүлгенең күпчелегендә "Акыллы тавыш бирү" системы күрсәткән намзәтләр алда бара. Алар башлыча КПРФ вәкилләре. Әмма Навальный тарафдарлары электрон тавыш бирү аркасында вазгыять үзгәрергә мөмкин дип курка. Элегрәк экспертлар электрон тавыш бирү ачык түгел дип белдергән иде.
Әлегә сайлауга килүчеләр саны әйтелмәде. 19 сентябрь кичке 6 сәгатькә ул 45 процент тирәсе иде.
Русиядә 17 сентябрьдән башлап өч көн дәверендә Русия думасының VIII чакырылышы депутатларын сайладылар. Шулай ук җирлек һәм төбәк сайлаулары узды.
Төрле төбәкләрдә күпләгән хәрәмләшү очраклары турында хәбәр ителә. Сайлауда хокук бозуларны күзәтүче "Голос" оешмасының (Русия хакимияте тарафыннан ул чит ил агенты дип тамгаланган) "хәрәмләшүләр харитасында" 4,5 меңнән артык ихтимал булган хәрәмләшү очраклары турында мәгълүмат бар.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!