Казан метросында туган телләргә багышланган поезд йөри башлады

Алты вагон эчтән дә, тыштан да этник бизәкләр белән бизәлгән, аларда сөйләм фразалары, төрле телләрдәге популяр гыйбарәләр язылган.

Юлчылар яшь Тукай сурәте белән фотога төшә һәм тәкъдим ителгән сүзләрдән шагыйрьнең атаклы шигырен төзи ала.

Поезд эчендә татар, урыс, чуаш, мари, удмурт һәм башка телләр турында кызыклы фактлар, гади һәм үзенчәлекле сүзләр-гыйбарәләр тәкъдим ителгән. Татар теленә поездда аеруча зур урын бирелгән.

Мисал өчен татар теленә багышланган вагонда урысча-татарча иң кирәкле сүзләр сөйләүлеге, татар әдәбияты турында кызыклы фактлар, юмор белән татар телендә озын сүзләрне кабатлау тәкъдиме, тизәйткечләр, мәкальләр, "татар телендә аралашучыларга 100 лайк" кебек плакатлар эленгән.

Аерым вагон Идел буе халыклары телләренә багышланган, анда чуаш, мари, удмурт, мордва, башкорт телләре турында кызыклы фактлар, шул телләрдә "мин сине яратам" гыйбарәсе, тизәйткечләр һәм башка мәгълүмат китерелгән.

2021 ел Татарстанда "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" буларак үткәрелә. Казан мэриясе бу уңайдан, татар иҗтимагый активистларын җыеп, тәкъдимнәр җыйган иде.