Төркиянең Кырымдагы сайлауларны танымавын Русия "игътибарсыз калдырмаячак" дип белдерелде

Акмәчеттә сайлау

Русия тышкы эшләр министрлыгы вәкиле сүзләренчә, әлеге белдерүдән соң ясалган нәтиҗәләрнең "ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерү файдасына булмаячагы билгеле". Алданрак Әнкара Кырымда узган сайлауларны "юридик көчкә ия түгел" дип белдергән иде.  

Төркия тышкы эшләр министрлыгының Кырымдагы Русия думасына сайлауларны танымавы ике илнең мөнәсәбәтләрендә тискәре чагылыш табачак, дип саный Русия тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова. Бу хакта -"Соловьев Live"каналында әйтте.

Алданрак Төркия тышкы эшләр министрлыгы Әнкара "элеккегечә Украинаның бербөтенлеген хуплый һәм Кырымны канунсыз аннексияләүне танымый" дип белдерде. Бу сәбәпле, Кырымда узган сайлаулар "юридик көчкә ия түгел" дип ачыклады Төркия министрлыгы.

Мария Захарова Төркия хакимиятләренең бу белдерүенә Русия "үз нәтиҗәләрен ясаячагын" әйтте. Русия тышкы эшләр министрлыгы вәкиле сүзләренчә, бу нәтиҗәләр "ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерү файдасына булмаячагы билгеле".

"Кырым - Русия Федерациясенең суверен өлеше булуын да, мондый белдерүләрне беркайчан игътибарсыз калдырмаячагыбызны да Төркия бик яхшы белә", дигән Мария Захарова.

Русиядә, шул исәптән аннкесияләнгән Кырымда Думага сайлаулар 17-19 сентябрьдә узды. Аның нәтиҗәләренә күрә, Кырымда һәм Акъярда "Бердәм Русия" 63,33 һәм 48,26 процент тавыш җыйды, фирка намзәтләре барлык бер мандатлы сайлау бүлгеләрендә җиңде.

20 сентябрьдә Украинада Кырым территориясендә сайлаулар оештыру һәм уздыру белән бәйле җинаять эше ачылды.

Элегрәк Кырымда Русия думасына сайлау нәтиҗәләрен танымау турында Британия, АКШ һәм Европа берлеге илләре белдергән иде.

Украина президенты Владимир Зеленский Төркиянең Украина бөтенлеген яклавы Киев өчен бик мөһим дип белдергән иде. Әнкара Киевның Русия аннексияләгән Кырымны реинтеграцияләүне күз уңында тоткан "Кырым платформасы" програмын хуплады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!