Башкортстанда яндырылган мөселман хатыны турында спектакльне тыйганнар

Спектакльдән күренеш

Республика мәдәният министрлыгы тыюны коронавирус чикләүләре белән бәйләп аңлаткан. Тик кайбер чыганаклар хакимиятләр бу спектакльне динара һәм милләтара ызгыш чыгудан куркып тыйган булырга мөмкин дип саный.

"Кисәнбикә. Риваять" спектакле Стәрлетамак дәүләт башкорт драма театрында бүген куелырга тиеш булган. Тамаша православ динен кабул итүдән баш тарткан һәм кабат ислам диненә кайткан өчен җәзалап үтерелгән Кисәнбикә Байрасова исемле хатын-кызга багышланган. Башкортстан мәдәният министрлыгы спектакльне театр репертуарыннан алып аткан. Бу хакта "Пруфы" хәбәр итә.

Басмага үз чыганаклары сөйләвенчә, республика хакимиятләре спектакльне конфессия ара һәм милләтара ызгыш чыгудан курыкканга тыйган булырга мөмкин.

Театр җитәкчелеге спектакльнең репертуардан сызылуын техник сәбәпләр белән бәйләп аңлаткан, әмма театрның уенчылары бер көн алдан видео чыгарган иде. Анда тарихчы Рамил Рәхимов артистлар белән аралаша.

"Хәзер автомат атмый, хәзер тарих ата. Соңннан кешеләр кулларына автоматлар ала. Сез моны аңламыйсызмы? Һәм моңа автомат алган кешеләр түгел, ә артистлар, бүлмәләрендә утырып чүп-чар язган галимнәр гаепле", ди Рәхимов.

Шулай ук ул "бу хата өчен җаваплы кешенең (спектакльнең куелышы күз уңында тотыла – ред.) шелтә алуын" сөйләгән.

Спектакльнең премьерасы 25 сентябрь Уфаның Мостай Кәрим исемендәге яшьләр милли театры сәхнәсендә куелган иде инде. Моннан тыш, Стәрлетамак театрының сәнгать җитәкчесе Айдар Зарипов сүзләренә күрә, пьесаны өч тапкыр, шул исәптән Башкортстанның мәдәният министрлыгында да кабул итүләренә карамастан, спектакльне ник тыюларын берничек тә дәлилләп аңлатмаганнар.

Башкортстан мәдәният министрлыгы спектакльне куйдырмауны коронавирус уңаеннан кертелгән чикләүләр белән аңлаткан. "Эпидемиологик вазгыять начараю сәбәпле, театр-концерт залларын 30 процентка кадәр генә тутырырга ярый дигән чикләү кертелде. Премьералар, юбилей кичәләре гадәттә аншлаг белән уза, ә аларга керүне чикләү тамашачыларда ризасызлык уятыр иде. Моны исәпкә алып, Стәрлетамак дәүләт театры премьера спектакльләрен һәм юбилей кичәләрен күчереп торырга булды", дигән министрлык. Бу хакта "Новая газета" хәбәр итә.

Министрлык "Кисәнбикә. Риваять" урынына театрда башка, премьера булмаган спектакль күрсәтеләчәген искәрткән.

* * *

"Киҫәнбикә. Риүәйәт" ("Кисәнбикә. Риваять") спектакле башкорт язучысы Мәрьям Буракаева хикәясенә нигезләнеп куелган. Анда XVIII гасырда булган хәлләр сурәтләнә. Төп каһарман – Кисәнбикә Байрасова Уфа өязенең Дуван волостендә туган. Бер фаразларга күрә ул – татар, икенче фаразларга күрә - башкорт булган. 60 яшендә аны Василий Татищевның җәзалау отрядлары әсирлеккә алган һәм Екатеринбурга китергән. Анда мәҗбүри чукындырганнар. Байрасова ике мәртәбә әсирлектән качкан, әмма икесендә дә аны тотып кире кайтарганнар һәм каты гына кыйнаганнар. Өченче мәртәбә - 1739 елның апрелендә качарга омтылгач, шәһәрнең үзәк мәйданына алып килеп, "Христиан канунын бозып, басурманлыкка кайтканы өчен", ягъни ислам динен тотуын дәвам иткәне өчен яндырганнар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!