Камал театрының хәзерге бинасы Рус яшь тамашачылар театрына бирелергә мөмкин

Камал театры бинасы

Театр бинасын яшьләр театрына бирү турында Рөстәм Миңнеханов үз юлламасында белдергән иде.

Камал театрының хәзергесе бинасына Казан рус яшь тамашачылар театры дәгъва кыла. Бу хакта Азатлыкка Татарстан хөкүмәтендә үз чыганаклары белдерде.

Бинаны рус театрына бирүне Татарстан президенты хакимияте хәл иткән диелә. Әлеге карар икътисадый яктан үзен аклый дип саныйлар. Соңгы елларда Казанның Островский урамында урнашкан рус яшь тамашачылар театры бинасы таушалган хәлдә кала. Анда гример бүлмәләре, башка уңайлыклар җитмәвен әйтәләр. Бинаны реконструкцияләү өчен зур чыгымнар тотарга кирәк. Шунлыктан Татарстан рәсмиләре Камал театры бинасына күчерүне отышлырак дип саный.

"Бизнес Онлайн" чыганаклары да Камал театрының әлеге бинасын Яшь тамашачылар театрына биреләчәге турында белдергән.

8 октябрьдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт шурасына еллык юлламасы вакытында татар театрына заманча бина төзү бурычы торуын белдерде. Ул Камал театрының хәзерге бинасы алга таба яшьләр театрына биреләчәк диде. Әмма бинага кайсы театр күчәчәген төгәл әйтмәде. Әллә рус яшь тамашачы театры, әллә Кариев исемендәге татар театры - төгәллек юк. Әйтергә кирәк, 2018 елда Кариев театры төзекләндерелгән яңа бинага күчте.

Камал театрының яңа бинасы Түбән Кабан күле белән Һади Такташ урамы арасында салыначак. Рәсмиләр аны якынча 2025 елда төзеп бетерергә җыена.

БУ ТЕМАГА: Камал театры: Татарлык баганасының Казан үзәгеннән китүе дөресме?

Камал театрына яңа бина салыну милли җәмәгатьчелектә, артистлар арасында каршылыклы фикерләр уяткан иде. Театрның шәһәрнең нәкъ үзәгеннән читкәрәк, Кабан күленең икенче очына күчерелүенә риза булмаучылар бар.

Моңа кадәр милли җәмәгатьчелек Камал театры бинасы татар мәдәнияте учагы булып калырга тиеш дип саный. Казан мэры Илсур Метшин журналистлар белән очрашуда анда театр музее, яки музыкаль театр була ала дип белдергән иде. Татар яшьләре форумы Камал театры бинасында татар мәдәнияте киңлеген булдырырга тәкъдим итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!