Татарстан Дәүләт шурасы һәм Русия думасының элекке депутаты, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин вафат булды.
Бу хакта 10 октябрьдә шагыйрь Разил Вәлиев хәбәр итте. Фәндәс абый узган атна РКБга коронавирус диагнозы белән салынды. Хәле авыр иде. Азатлык аның хатыны белән сөйләшкәндә, сәламәтләнеп чыгуына өметләнәбез, әмма ул реанимациядә, аның белән элемтә юк, сөйләшә алмый дигән иде.
Фәндәс Сафиуллин 1936 елның 17 августында Азнакай районы Мәлбагыш авылында туа.
Ике тапкыр – 1990 һәм 1995 елларны Татарстан парламентына халык депутаты итеп сайлана. 1999-2003 елларда Русия думасы депутаты, халыкара эшләр комитеты әгъзасы, шулай ук геосәясәт, Чечня хәлләрен килештерү комитетлары әгъзасы булды.
Фәндәс Сафиуллин федерализм төзелешен үстерүне, милли республикаларны саклауны алга куйды.
Your browser doesn’t support HTML5
Фәндәс Сафиуллин Азатлыкта еш чыгыш ясады. Соңгы тапкыр ул Хәтер көнен рәсмиләштерү мәсьәләсенә үз фикерен белдергән иде. Аның сүзләренчә, Путин хакимияте соңгы елларда тарихтагы ялганга, фальсификациягә каршы канунннар чыгара, махсус оешмалар булдыра икән, татарларның да үз тарихында булган вакыйгаларны ничек бар, шулай сөйләргә, кешеләргә аңлатырга хокукы бар.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!