11 октябрьдән Татарстанда гамәлгә кергән QR-код режимы һәм мәҗбүри вакциналауның авыр йөге эшмәкәрләргә төшә. Хәзер алар беренче югалтулар хакында чаң суга башлады. Яңа режимның беренче көнендә генә дә кафе-рестораннарның табышы 80 процентка кимегән. Татарстан рестораторлары һәм отельерлары берләшмәсе Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать әзерләвен белдерде.
Татарстан хөкүмәтенең карарында язылганча, кафе-рестораннарда, бассейн, фитнес үзәкләр, сәүдә-күңел ачу үзәкләре, 400 дүрткел метр мәйданынан зуррак булган азык-төлек белән сату итмәгән кибетләрдә QR-код күрсәтеп кенә йөрергә мөмкин. Кунакханәләр 50 процентка гына тулы булырга тиеш. Барлык хезмәткәрләр дә вакцина ясаткан, яисә авыруы яки вакцина ясату тыелуы турында документлары булган очракта гына отельләр тулы көчкә эшли ала.
БУ ТЕМАГА: Яңа чикләүләр: халык мәдәни чарага алган билетларын кире кайтараQR-код кертелгән беренче көннән үк Татарстанның зур сәүдә үзәкләре янында зур чиратлар хасил булды. Күпләрне кибетләргә кертмичә кире борып җибәрделәр. Кемдер QR-код кирәклеге турында беренче тапкыр ишетә иде.
Кече һәм урта эшмәкәрләр керемен югалтса да, чыгымнары кимеми диярлек. Хезмәт хакы, коммуналь һәм аренда түләүләре моңа кадәр ничек түләнгән, шулай дәвам итә. Бу мәсьәлә Татарстан Дәүләт шурасында бюджетка багышланган парламент утырышында да күтәрелде. Баксаң, республика киләсе ел бюджетында зыян күргән эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме өчен акча бүлмәгән булып чыкты.
Азатлык кафе-ресторан тотучылар, фитнес-үзәк, кунахканә хуҗалары белән сөйләште.
"Табыш якынча 70 процентка кимеде"
QR-код режимына протест күрсәткәндәй, Казанның Серов урамында эшләүче "Madame Pavlova" кондитерлык үзәге халыкны вакцина ясатучылар һәм ясатмаучыларга бүлмибез дигән игълан белән чыкты. Алар ашханәдә эшне туктатулары һәм эчемлек, камыр ризыкларын чыгарып биреп сатулары турында белдерде. Социаль челтәрдә аларны күпләр хуплап чыкты. "Madame Pavlova" кондитерлык үзәге хуҗасы Раилә Шәйхиева Азатлыкка сөйләвенчә, аларны халык хупласа да, табыш бермә-бер кимегән.
"Безне хуплап чыктылар. Instagram-да куйган пост халыкка уңай тәэсир итте. Көн саен кешеләр килеп нидер сатып алалар, шул рәвешле, хуплавын күрсәтәләр.
Табыш якынча 70 процентка кимеде. Хәзер кухняда эшне туктатып тордык. Безнең рестораннарда дусларыбыз бар. Күпләр көненә бер заказ гына алабыз дип сөйлиләр. Үзебез хезмәт хакы түләр өчен эшлибез. Керем турында сүз бөтенләй бармый. Һичьюгы, бу эшне саклап калырга телибез. Соңгы көнгә кадәр эшләячәкбез.
Бу режим бер-ике ай барса, ресторан бизнесын тамырдан үтерәчәк
Әгәр бу режим бер-ике ай дәвам итсә, ресторан бизнесын тамырдан үтерәчәк. Без әле генә аякка баса башладык. Безнең әҗәтләр дә бар. Бу эшне инвестор акчасына ачкан идек. Ярый, без кичектереп түләү турында сөйләшә алабыз. Әгәр бу режим озакка сузылса, барысын да сатуга куярга туры киләчәк. Бик катлаулы вазгыять, чөнки бу бизнес кына түгел, бу монда эшләүче кеше язмышы да. Кечкенә оешмаларда 15-20 кеше эшләсә, алар эшсез калырга мөмкин. Һәркемнең баласы, кредиты, ипотекасы бар", дип сөйләде Раилә Шәйхиева.
"Ресторанда ике кеше утыра, кичен заллар буш"
"Кыстыбый" фастфуд челтәре хуҗасы Елена Кофонова дәүләт ярдәменә өметләнмибез, үз көчебезгә төрле чаралар күрәбез ди.
"Ресторан заллары буп-буш диярлек. Ике өстәлдә генә кеше бар иде. Кич белән заллар бөтенләй буш булды. Без зыянны санамыйбыз. Хәзер чыгымнарны киметү, сатуны, өйгә китереп бирүне, курьерларны арттыру, ризыкларны тышка чыгарып бирү, кунакларга акция тәкъдим итү турында уйлыйбыз. Күп кенә кешеләр килә дә, борылып китә. Без үз чыгымнарыбызны да кыскарта алмыйбыз. Хәзер хатлар язачакбыз. Бу күпмегә барачагын беркем дә әйтә алмый. Әгәр дә без бер ай эчендә моның бетәчәген белсәк, барысын да исәпләп чыгарыр идек, ләкин бирешергә җыенмыйбыз.
Безнең хезмәткәрләрнең якынча 50 проценты вакцина ясатты. Бу атнада тагын 30 процентка арттырырга җыенабыз. Берничә кеше вакцина ясатудан кискен баш тарта. Әгәр мәҗбүри икән, без беркая да китә алмыйбыз.
Узган ел белән чагыштырганда, халык бик тискәре мөнәсәбәт күрсәтә
Узган елгы изоляция режимы белән чагыштырып караганда, халык бик тискәре мөнәсәбәт күрсәтә. Кешеләр сакчы, яки кассир белән бәхәсләшә, вакцина ясатырга тиеш түгел мин ди. Кече эшмәкәрлек моңа гаепле түгел. Халык нәрсә эшләргә белми, ачулы.
Без аренда түләүне кичектерү, яки ташлама бирүне сорап хат язарга җыенабыз. Аларның бу юлга баруына бик ышанмыйм. Дәүләттән ярдәм юк. Узган ел без зыян күрүче дип саналдык, ләкин соңрак салым инспекциясе бу акчараларны кире сорап алды. Шуңа без бу ярдәмгә ышанмыйбыз, без реалистлар", дип сөйләде ул Азатлыкка.
"Фитнес заллары буш, халык бик ачулы"
Фитнес залларда тынлык, халык ачу белдереп чыгып китә, ди татар эстрадасы җырчысы, тренер Әсхәт Шамионов (Дөбер-шатыр). Ул Казанның "Олимп" сәүдә үзәгендә урнашкан фитнес үзәктә "Здоровый позвоночник" дип аталган шәхси студиясен тота, аренда хакы түли. Аның сүзләренчә, аның курсларына йөрүчеләр 80 процентка кимегән.
"Бездә кешеләрнең абонемент карталарын туктатып тордылар. QR-код күрсәтеп кенә карталар үз көченә керә. Фитнес залларда тынлык, бушлык. Кешеләр фаҗигале төстә азайды. Халык бик ачулы йөри. Кемдер савыгу програмын башлады гына, хәзер дәвам итә алмый. Кемнеңдер курсы ярты юлда тукталып калды.
Миңа авырган кешеләр йөри. Умыртка сөягендә сколиоз белән интеккән балалар бар. Аларны QR-кодларсыз кертәләр инде. Хәзер минем студиягә йөрүче кешеләрнең 20 проценты гына килеп шөгыльләнә ала. Бу исәпкә балаларны кертеп саныйм. Алардан тыш, бер-ике кеше QR-код күрсәтеп йөри.
Бу фитнес үзәкләр өчен гадәттән тыш хәл кебек. Кемнеңдер бер еллык, яки ярты еллык абонементы бар. Без Казанда карталарны бер айга туктатып торган бердәнбер фитнес үзәк. Шушы вакыт эчендә халыкка вакцина ясатырга мөмкинлек бирдек. Халык моннан әллә ни югалтмый. Ә башка фитнес үзәкләр мондый ташламага бармый, чөнки бу эшмәкәрлеккә зур зыян китерә.
БУ ТЕМАГА: Җырчы-тамадалар елый, турагентлар чикләр ябылуга сыкрана, кафелар курьер хезмәтенә күчәБина арендалаучы фитнес үзәкләргә хакларны киметмиләр. Бу канун бик хәйләкәр итеп эшләнгән. Заллар ябылмады, ләкин халык та юк. Ә аренда хакын түләргә кирәк. Эшмәкәрлекне тамырдан бетерәләр. Фитнес үзәге хуҗасы белән сөйләшү булды. Ул үзе дә залны арендалый. Аңа ташлама бирелмәгәч, миңа да тәкъдим итә алмыйлар. Шуңа күрә түләргә туры килә.
Мәҗбүри вакцина ясатуны тискәре бәялим. Аннан бернинди яхшылык юк. Вакцинаның нәтиҗәсе дә билгеле түгел, аны ясаткач нәрсә булачагын беркем белми. Ел саен була торган ОРВИ, грипп турында берни сөйләмиләр. Хәзер коронавирус кына калды. Халыкның баш миенә шул фикерне кертеп тутыралар. Кеше нинди авыру белән авырый дигән сорау бетте. Халык йөткерә башласа коронавирус дип йөгерә, курка башлый. Кешене тулысынча хайванга чыгаралар, минемчә", диде Әсхәт Азатлыкка.
"Ноябрь бәйрәмнәренә 80 процент бронь ясалган килеш тора"
Кунахканәләр дә билгесезлек алдында. Хезмәткәрләрнең барысы да вакцина ясаткан очракта гына алар тулы көчкә эшли ала. Казанның "Дюна" кунахканәсе җитәкчесе Людмила Кулагина яңа режимның нәтиҗәсен ноябрь бәйрәмнәре вакытында күрәчәкбез дип сөйләде Азатлыкка.
Аның сүзләренчә, әлегә хезмәткәрләрнең 30 проценты гына вакцина ясаткан. Шуңа да бу отель 50 процентка гына тулы була ала. Барлык эшләүчеләргә дә прививка кадатырга җыенабыз диде кунахканә мөдире.
"Хәзер сезон вакыты түгел. Кунакханә болай да 50 процентка тулмый. Алда – ноябрь бәйрәмнәре. Бу чикләүләр туристлар килүенә ничек йогынты ясар – белмим. Шулай да, узган ел белән чагыштырганда, туристлар азрак булыр дип уйлыйм. Бәйрәмнәр вакытында кунакханәдә тукталучылар күбрәк була. Бездә октябрь азагына башка шәһәрләрдән өч көнгә килүче төркемнәр 80 процентка бронь ясады. Бизнеска бу йогынты ясарга мөмкин. Узган елның сентябрь, октябрь айларын чагыштырып карасаң, хәзер кунакханәдә тукталучылар 30 процентка кимеде", диде ул.
БУ ТЕМАГА: "Пандемиянең икенче дулкыны эшмәкәрлеккә ныграк сугачак"🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!