Хәтер көне. Казанда 1552 ел шәһитләрен искә алдылар
Your browser doesn’t support HTML5
15 октябрь Казанның Тинчурин бакчасында Хәтер көне митингы узды.Чарада 250ләп кеше катнашты. Казаннан тыш Чаллы, Чуашстан, Башкортстан вәкилләре бар иде. Кабул ителгән резолюциядә Хәтер көнен рәсмиләштерүне, 1992 елгы Татарстан Конституциясен кайтаруны, президент атамасын яклауны таләп иттеләр.