Чаллыда торак йортта шартлау булган

Беренчел мәгълүматларга караганда, газ шартлаган.

25 октябрь Чаллыда бер торак йортта шартлау булган. Йортның түбәсе һәм ике катында берничә фатирга зыян килгән, — дип хәбәр итә ТАСС.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, шартлау 4нче катта булган. Беренчел мәгълүматларга караганда, газ шартлаган. Шартлау вакытында фатир хуҗалары өйдә булмаган диелә.

Министрлык шулай ук 32 кеше эвакуацияләнүен хәбәр итә. Зыян күргән 4 кеше коткарылган һәм медикларга тапшырылган, аларның икесе бала диелә.

Readovka телеграм-каналы хәбәр итүенчә, шартлау 48/20 торак йортының бер фатирында булган.

РИА Новости хәбәр итүенчә, өемнәр астыннан бер зыян күрүчене табып алганнар, ул авыр хәлдә, ашыгыч ярдәм машинасына китерелгән. Коткаручылар әйтүенчә, зыян күрүчеләрнең төгәл саны әлегә билгесез.

Прокуратура тикшерү башлаган, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгән, дип яза РИА Новости.

Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, өем астыннан коткарылган кешеләрнең берсе - 2010 елгы бала.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!