Казанда “Хәтер догасы” чарасында совет терроры елларында һәлак булган кешеләрнең исемнәре укылды

Чарада катнашучылар

Искә алынучылар арасында татар фамилиялеләр очрамады.

30 октябрьдә Казанның Бауман урамындагы Никольский чиркәве ишегалдында христиан гыйбадәте оештырылып сәяси репрессия корбаннары искә алынды.

Чараны Татарстан епархиясе катнашында HR менеджер Оксана Будилина һәм галим Равил Урманчеев оештырды.

Христиан гыйбадәтен Татарстан митрополиты Кирилл алып барды.

Your browser doesn’t support HTML5

Сталин золымы корбаннарын Казанда православлар гыйбадәт белән искә алды

Митрополит Кирилл гыйбәдәт алдыннан җыелган халыкка эндәшеп, сәяси репрессияләрнең кешеләргә салынган авыр кайгы һәм әле дә төзәлмәгән яра булуын әйтте.

"Сәяси репрессия корбаннары халык дошманнары түгел иде. Алар үз халкының дуслары, уллары һәм кызлары булды. Ул кешеләр үзләренең туган якларында тудылар һәм яшәделәр, ә кайда үлгәннәрен бер Ходай белә", дип белдерде.

Дини гыйбәдәттән соң Сталин золымы корбаннарының исем фамилияләре, ничә яшьтә булулары, кайда эшләгәннәре, яшәгәннәре, ничәнче елда атып үтерелүләре турында мәгълүмат укылды. Татар исем-фамилияләре ишетелмәде.

Чараны оештыручыларның берсе Равил Урманчеев гыйбәдәттән соң укылган сәяси репрессия корбаннары исемнәренең Татарстанның сәяси репрессия корбаннарына багышланган "Хәтер китабы" редакциясеннән алуларын әйтте.

"Хәтер догасы" Казанда беренче тапкыр үтте. Минем Сарытау, Мәскәү ише шәһәрләрдә шундый чараларда катнашканым булды. Андагы танышларым безгә бүгенге чараны оештырырга ярдәм итте. Без Татарстан епархиясеннән чараны уздыру өчен урын сорадык, безгә Никольский чиркәве ишегалдын тәкъдим иттеләр.

"Хәтер китабы" сәяси репрессия корбаннарының исемнәрен укыганда бер хилафлык ачыкланды. Чара чиркәү ишегалдында узасы булгач ахры "Хәтер китабы" редакциясе безгә корбаннарның урыс исем-фамилияләрен генә язып биргәннәр. Икенче елга бу хилафлыкны төзәтергә тырышырбыз. Шушындый искә алуны берәр мәчет ишегалдында да гыйбәдәтләр белән оештырырга була", диде Урманчеев.

Сәяси репрессия корбаннарын искә алу чарасы 3 сәгать ярым дәвам итте. Шушы вакыт эчендә 1000 корбанның исеме укылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!