Коронавирус таралуга бәйле вазгыять киеренке булу сәбәпле, Башкортстанда мәктәп каникуллары 14 ноябрьгә кадәр оазйтыла. Бу хакта республика мәгариф министрлыгы хәбәр итте.
Баштарак укучылар көзге каникуллардан соң 8 ноябрьдә укый башлаячак дип планлаштырылган иде.
Балалар бакчалары элеккечә эшләячәк. Ә өстәмә белем бирү оешмалары, көллиятләр һәм югары уку йортлары 8 ноябрьдә дистанцион форматта эшли башлаячак.
Башкортстанда 30 октябрьдән кертелгән ял көннәре тәмамлана, әлеге тәртипне озайту булмаячак диелә.
БУ ТЕМАГА: Башкортстанда коронавируска каршы яңа чикләүләр кертеләОпеартив штаб саннарына караганда, республикада узган тәүлектә 673 кеше коронавирус йоктырган, 37 кеше әлеге чирдән үлгән. Пандемия башыннан коронавирус корбаннарының рәсми саны 2 782гә җитте.
Башкортстанда коронавируска каршы вакцинаның ике дозасын да 1,6 млн кеше ясаткан. Коллектив иммунитет 42 процент диелә.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!