Дәүләт мәгълүмат чараларында "Талибан"ны тыелган оешма дип атамаячаклар

Дмитрий Киселев

Моның урынына "Талибан"ны искә алганнан соң журналистлар "террорчылык эшчәнлеге өчен оешма БМО санкцияләрендә" дип язарга тиеш.

"Россия 1" телеканалының алып баручысы Дмитрий Киселёв баш мөдир булып торган "Русия бүген" ("Россия сегодня") халыкара мәгълүмати агентлыгының җитәкчелеге үз хезмәткәрләренә "Талибан"ны Русиядә тыелган оешма дип атауны тыйган.

Моның урынына "Талибан"ны искә алганнан соң журналистлар "террорчылык эшчәнлеге өчен оешма БМО санкцияләрендә" дип язарга тиеш.

Мәгълүмат чаралары язуынча, "Русия бүген" холдингына кергән РИА Новости сайтында, шулай ук Russia Today телеканалының сайтында яңа төрле ачыкламаны кулланып язылган хәбәрләр бар инде.

Рәсми рәвештә "Талибан" Русиядә террорчы дип игълан ителгән оешмаларның федераль исемлегенә кертелгән.

5 августта дөньяның күпчелек илләрендә, шул исәптән Русиядә дә террорчы дип танылган "Талибан" хәрәкәте көрәшсез генә Әфганстанның башкаласы Кабулны алды. Ил тулысынча талиблар хакимияте астында калды.

Көнбатыш илләр радикаль хәрәкәтнең хакимиятен танымый. Русия хакимиятләре исә, рәсми рәвештә танымаса да, даими рәвештә талибларны Мәскәүдә кабул итеп, алар белән очрашулар уздыра.

Октябрьдә президент Владимир Путин Русиянең "Талибан"ны террорчылар исемлегеннән чыгаруга таба "хәрәкәт итәчәген" белдергән иде. Әмма аның сүзләренчә, беренче чиратта, моны БМОның иминлек шурасы эшләргә тиеш.

Талибан

Талибан (пушту телендә طالبان — студентлар, мәдрәсә укучылары) — 1994 елда Әфганстанда пуштуннар арасында барлыкка килгән ислам хәрәкәте.

  • 1996 елдан 2001 елга кадәр Әфганстанда ("Әфганстан Ислам Әмирлеге") һәм 2004 елдан Пакстанның төньягындагы Вәзиристанда ("Вәзиристан Ислам Дәүләте") идарә итә.
  • Әфганстан Ислам Әмирлеген дипломатик рәвештә өч кенә ил таный: Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Пакстан һәм Согуд Гарәбстаны.
  • 2021 елның язында АКШ Әфганстаннан гаскәр чыгару турында игълан иткәннән соң, Талибан әфган армиясенә каршы һөҗүм итә башлый һәм август аена илнең зур өлешен контрольгә ала.
  • 15 августта Талибан илне тулысынча үз кулына алуы турында игълан итә.
  • 2003 елда Талибан БМО Иминлек шурасы һәм Русия Югары мәхкәмәсе тарафыннан террорчы оешма дип таныла.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!