Беларус белән Польша чиген дистәләгән мигрант бәреп чыккан

Беларус-Польша чигендә мөһаҗирләр

Мигрантлар чиктәге киртәләрне ваткан. Кайберләрен чик буе сакчылары тоткарлаган, калганнарын хәзер эзлиләр.

Мигрантларның ике зур төркеме Беларус-Польша чигеннән Польша җирләренә үтеп чыга алган. Бу хакта чик буе хезмәтенә сылтама белән Bialystok радиосы хәбәр итә. Польша радиостанциясе мәгълүматына күрә бу хәл Крынки шәһәре һәм Беловеж авылы тирәлегендә булган.

Подляск воеводствосының чик буе хезмәте матбугат секретаре Катаржина Зданович сөйләгәнчә, ике очракта да мигрантлар киртәләрне ваткан. Кайберләрен чик буе сакчылары тоткарлаган, калганнарын хәзер эзлиләр, дигән ул.

Беларус белән Польша чигендәге вазгыять 8 ноябрьдә, чиккә Беларус ягыннан Европа берлегенә узарга теләгән берничә мең мигрант килгәннән соң кискенләште. Чик буе сакчылары һәм хәрби хезмәткәрләр канунсыз үтеп чыгарга теләүчеләрне туктата алмады, мигрантлар Кузница торак пункты тирәсендә чатыр лагерь корды.

Рәсми Мински Польшаны мигрантларга карата һумансыз мөнәсәбәттә гаепли, халыкара хокукка ярашлы, Варшава аларны чиктән уздырырга, соңрак сыену урыны бирү мәсьәләсен карарга тиеш дип белдерә.

Европа берлеге Александр Лукашенканы, үзенә каршы кертелгән санкцияләр өчен җавап итеп миграцион кризисны махсус провакацияләүдә һәм меңләгән канунсыз мигрантны Европа берлеге чикләренә чыгаруда гаепли.

Польшаның премьер-министры Матеуш Моравецкий сишәмбе көнне парламентта чыгыш ясап, бу кризис – соңгы 30 елда Польша дәүләтенең тотрыклыгына һәм чикләренә иң җитди һөҗүм дип белдерде, һәм моңа Русияне гаепләде. Александр Лукашенка бары тик президент Путин куйган бурычларны үтәүче генә диде Польша премьер-министры.

Германиянең тышкы эшләр министры Хайко Мас Лукашенканы мигрантларны Польша чигенә җибәреп "оятсыз рәвештә" аларны куллануда гаепләде. "Без максатчан рәвештә мигрантларны канунсыз кертүдә катнашкан һәркемне санкцияләргә дучар итәчәкбез" дип белдерде ул.

Польша чигендә мигрантлар белән бәйле вазгыять аркасында Европа берлеге киләсе атнада Беларуска карата яңа санкцияләр кертү турында карар кабул итәргә ниятли дип хәбәр итә Politico.

Чикләүләр кертү өчен хокукый нигез буларак "кешеләр белән сәүдә итү" категориясе дә өстәлергә мөмкин.

Басмага Европа берлеге дипломаты белдерүенчә, санкцияләр Беларусның "Белавиа" дәүләт һава ширкәтенә карата булачак. Чикләүләр Минскига рейслар ясаган башка һава ширкәтләренә, шул исәптән Русиянең "Аэрофлот", UTair һәм Nordwind Airlines, шулай ук Turkish Airlines һәм FlyDubai-га да кагылырга мөмкин.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!