Татар галимнәре: Башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалектында" башкорт теле үзенчәлекләре юк

Ким Миңнуллин

Татарстан галимнәре фикеренчә, диалектны блогерлар, политтехнологлар алга сөрә.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият, сәнгать институты галимнәре Башкортстанның төньяк-көнбатышында яшәүче татарларның телен башкорт теле диалекты дип игълан итүгә үз фикерләрен белдерде. Бу хакта алар 11 ноябрьдә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы оештырган матбугат очрашуында сөйләделәр.

Институт галиме, филология фәннәре кандидаты Алинә Хөсәенова сүзләренчә, "төньяк-көнбатыш диалекты"нда башкорт теленең үзенчәлекләре юк.

"Әгәр дә ул башкорт теленең диалекты икән, димәк, анда башкорт теленең һәм башкорт теленең башка диалектындагы төп элементлары булырга тиеш. Әмма алар юк. Мәсәлән, фонетика системына килсәк, башкорт теле үзенчәлекләренең берсе — "ҫ", "һ" авазларын куллану. Төньяк-көнбатышта таралган сөйләшләрдә бу үзенчәлек юк", диде ул.

"Димәк, Башкортстанның төньяк-көнбатышындагы сөйләшләрен башкорт теле сөйләше дип түгел, татар теленеке дип әйтәбез", ди институт галиме Олег Хисамов.

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты мөдире Ким Миңнуллин "диалект"ны уйлап табуда тел белгечләр тормавын, моны блогер һәм политтехнологлар алга сөрүен әйтте.

"Башкорт теле диалекты дип ишетәбез икән, ул вакытта, һичьюгы, дәүләт телевидениесендә, радиосында, рәсми чыгышларда, башка җирдә Башкортстанда дәүләт теле булган башкорт теле белән параллель рәвештә яңгырарга тиештер дип уйлыйм мин. Һичьюгы, бу диалект башкорт дәүләт телен формалашуда катнашкан булырга тиештер. Без бу әйберләрне күрәбезме, күрмибезме? Тел белгечләре ялганларга юл куймас, Башкортстан фәннәр академиясендә бүген-кичә эшләүче галимнәрнең берсенең дә бу эштә катнашканы юк. Анда без белмәгән, тел белеменә катнашы булмаган, гомумән, башкорт һәм төрки телләрне өйрәнүгә якын булмаган блогерлар һәм башка кемнәрдер шөгыльләнә. Алар башкорт телен беләләрме икән – белмим", диде ул.

Ким Миңнуллин сүзләренчә, бүген башкорт галимнәре белән аралашу бара, ләкин милләткә бәйле фәнни проблемнар буенча уртак проектлар юк.

БУ ТЕМАГА: Башкортстанда башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектын өйрәнү фәнни эше тәмамланды

Соңгы елда Башкортстанда татарларны башкортлаштыру сәясәте көчәйде. Башкортстан галимнәрнең бер өлеше республиканың көнбатыш өлешендә яшәүче татарларның теленә, килеп чыгышына басым ясап, аларның чынында татар түгел, ә башкорт булуларын дәлилләргә тырыша. Татар теле дә башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дигән төшенчәне дә кулланышка кертеп җибәрде. Рәсми оешмалар да моны куллана.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!