Мәктәптә 9 кешене үтергән Илназ Галявиев адвокатларыннан баш тарткан

Илназ Галәвиев

Казан мәктәбендә ут ачып 9 кешене үтерән, ике дистә кешене яралаган Илназ Галәвиевне Петербурдагы экспертиза үз акылында дип тапкан. Аны Казанга кайтарганнар.

Казанның 175нче мәктәбендә мылтыктан 9 кешене үтергән 19 яшьлек Илназ Галәвиевне Мәскәүдән Казанга кайтарганнар. Аңа кадәр ул Петербурда мәхкәмә-психология экспертизасы узды. Белгечләр аны үз акылында дип таныды, димәк, канун нигезендә Галәвиевне төрмәгә хөкем итәргә ярый.

Элегрәк Мәскәүнең Сербский исемендәге социаль һәм мәхкәмә психиатриясе фәнни үзәге Галәвиев кешеләрне үтергәндә үз акылында булмаган дигән нәтиҗә чыгарган иде. Мәскәүдәге экспертиза өчен ул андагы тикшерү изоляторына күчерелде. Аңа кадәр Галәвиев Казандагы изоляторда ялгызы гына бер бүлмәдә даими видеокүзәтү астында утырды. Галәвиевне үз-үзенә кул салырга мөмкин кешеләр исемлегенә керттеләр.

Казанга кайткач Галәвиев үзе яллаган ике адвокаттан — Алексей Васильев һәм Владимир Богданнан баш тартырга булган. Адвокатларны ялларга 300 мең сумны аңа аноним җанатарлары төркеме җыеп бирде.

Владимир Богдан "БИЗНЕС Online"га сөйләгәнчә, Галәвиевкә башка тоткыннар белән дә, туганнары белән дә аралашу чикләнгән.

— Аның яшь булуын һәм тормыш тәҗрибәсе булмавын исәпкә алганда, Илназны адвокатлардан баш тарту аңа әйбәтрәк булачак дип ышандыру тикшерү өчен кыен булмагандыр дип фаразлыйбыз. Тикшерү дәвамында аны адвокатлардан баш тартырга үгетләделәр, шул исәпән Илназның ата-аналары аша да, - дип сөйләгән юрист.

Хәзер Галәвиев эшендә капма-каршы нәтиҗәләр күрсәтүче ике мәхкәмә-психология экспертизасы бар. Мәскәү табиблары аны үз акылында түгел дип таныса, Петербур белгечләре моны кире. Мәхкәмә Мәскәү белгечләре хисабын таныса, Илназга адвокатларны ата-анасы сайлаячак, ә икенче нәтиҗә исәпкә алынса, адвокатларны Илназ үзе сайларга тиеш була. Галәвиев адвокатларыннан баш тарткач, Галәвиевне дәүләт билгеләгән адвокат якларга тиеш була, адвокат хезмәтенә дә дәүләт түләячәк.

Казанга кайткач Галәвиевне тагын ялгыз камерага япканнар, башка тоткыннар белән аралашудан читләштергәннәр, шулай ук аны видеокамера аша даими күзәтеп торалар.

Казан мәктәбендә атыш фаҗигасе

2021 елның 11 маенда билгесез кеше Казанның 175нче гимназиясенә килеп ут ача. Нәтиҗәдә 9 кеше, шул исәптән 7 бала һәм 2 укытучы һәлак була, 20дән артык кеше яралана. Һөҗүмче тоткарлана. Ул элегрәк шушы мәктәптә укыган 19 яшьлек Илназ Галәвиев дип хәбәр ителә.

Галәвиев 175нче гимназияне 2017 елда тәмамлый. Аннары "ТИСБИ" көллиятендә IT белгечлегенә укый башлый, әмма начар уку сәбәпле 2021 елда аннан куыла.

Көллияттән куылып ике көн узгач корал йөртүгә рөхсәт ала. Йошкар-Оладагы корал кибетенә барып Hatsan ESCORT мылтыгын сатып ала.

Галәвиевкә корал алуга таныклык биргән психиатр аның психикасында бернинди дә тайпылыш күрмәгән. Русия Тикшерү комитеты исә анда баш мие авыруы булган, туганнары анда агрессивлык һәм тиз кабынып китүчәнлек сизгән дип белдерә.

Һөҗүмгә берничә көн кала Галәвиев "Бог" исемле телеграм каналы ача һәм анда үзен Бог дип игълан итә. Ул анда кешеләрне үтерергә барачагын алдан белдереп куя.

175нче гимназиядә атыш вакыйгасын тикшерү дәвам итә. Галәвиевка карата күпләп кеше үтерү турында җинаять эше ачылды, ул сак астында.

Тагын берничә кешегә, шул исәптән 175нче гимназия мөдире Әминә Вәлиева, "Ваша безопасность" ширкәте мөдире Сергей Иванов, саклану сигнализациясе инженеры Марат Җиһаншинга карата "гамьсезлек" маддәсе нигезендә тикшерү эшләре ачылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!