2021 елда Русиядән НАТО илләренә яшерен тауарлар (очкычлар, атом-төш материаллары, кораллары һәм сугыш кирәк-яраклары) экспорты кисәк арткан. Бу хакта Федераль таможня хезмәтенең ачык кулланылыштагы мәгълүматларына сылтама белән РБК хәбәр итә.
Русиянең бу төр продукциясен алучыларның беренче унлыгына Төньяк Антлантика берлегенең алты иле: АКШ, Чехия, Германия, Британия, Эстония һәм Нидерланд кергән.
2020 елның шул ук вакыт аралыгы (тугыз ай) белән чагыштырганда быел яшерен категориядәге Русия тауарларының АКШка экспорты 706 миллионнан 841 миллион долларга кадәр үскән. Чехиягә - 102дән 706 миллион долларга, Германиягә - 173тән 300 миллион долларга, Нидерландка – 53тән 222 миллион долларга кадәр арткан.
Узган ел Русиянең яшерен тауарларын иң күп алучыларның беренче унлыгында НАТО илләреннән АКШ (өченче урында) һәм Эстония белән Төркия (тугызынчы-унынчы урында) гына бар иде.
Хәзер АКШ икенче урынга, Чехия - өченчегә күтәрелгән. Бу ике ил дә май уртасында Русиягә "дус булмаган" илләр дип игълан ителгән иде.
2021 елда Русиянең яшерен продукциясен алучы төп илләр арасына Чехиянең дә керүенә "Ведомости" игътибар иткән иде.
Шул ук вакытта Чехиянең шундый ук статистикасы быел тугыз ай эчендә Русиядән алынган һава техникасы һәм кораллары импортының гомуми суммасы биш миллион доллардан азрак булуын күрсәтә.
Чехиянең статистика идарәсе вәкиле РБКга аңлатуынча, исәпләүләрнең төрлечә булуы, Праганың тышкы сәүдә статистикасында Чехиягә төзәттерү өчен кертелгән, соңрак кире чыгарылган очу аппаратларын исәпкә алынмавы белән бәйле булырга тиеш.
Чехиядә илнең саклану министрлыгы тарафыннан оештырылган LOM Praha ширкәте эшли. Ул үзен НАТО илләрендә, Русия конструкторлык бюролары тарафыннан сертификацияләнгән, "Ми" маркалы боралакларны төзекләндерүче бердәнбер завод дип атый.
Әлеге ширкәт Русиядән кайбер һава запчастьләрен сатып ала. Моннан тыш, 2008 елдан Урал тау-металлургия ширкәте Чехиянең L-410 очкычларын чыгаручы Aircraft Industries заводына ия. Һава техникасын, төзәттерү өчен дип, вакытлыча гына чыгарулар Германия һәм Нидерландка булган яшерен экспортка да кагылырга мөмкин дип яза РБК.
АКШка яшерен экспортның төп категориясендә баетылган уран белән беррәттән радиоактив химик элементлар һәм радиоактив изотоплар бар. Аны АКШка "Росатом"ның бүлендек ширкәте "Техснабэкспорт" җибәрә.
Тагын бер саллы категория – Русия патроннары. РБК искәртүенчә, аларны АКШка импортлауны 2021 елның сентябрендә үз көченә кергән Америка санкцияләре чикли, шуңа тәэмин итеп торучының гамәлдәге импорт лицензиясенең вакыты чыкканнан соң бу категориядәге экспорт кимиячәк.
2021 елның гыйнвар-июнь айларында Русиядән таможня статистикасында яшерелгән тауарларның экспорты, 2020 елның беренче ярты еллыгы белән чагыштырганда, 61 процентка арткан һәм 27 миллиард долларны тәшкил иткән.
Федераль таможня хезмәте мәгълүматына сылтама белән "Ведомости"да искәртүләренчә, яшертен экспортның барлык суммасының 74 проценты, ягъни 20 миллиард доллары табигый газ белән тәэмин итүгә, калганы – сугыш кирәк-яраклары һәм һава техникасы экспортына туры килгән.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!