Калининград өлкәсендәге мөселман активисты Артур Русяевка 4,5 ел төрмә хөкеме чыкты

Артур Русяев

Артур Русяевны наркотик матдәләр саклауда гаепләделәр. Ул наркотикны аңа махсус китереп ташлаганнарын әйтә.

Калининград өлкәсенең "Мәхәллә Иршад" дини төркеме рәисе Артур Русяевка 4,5 ел ирегеннән мәхрүм итү карары чыкты. Әлеге карарны 16 ноябрьдә Калининград үзәк район мәхкәмәсе чыгарды. Мөселман активисты наркотик матдәләр саклауда гаепләнде.

"Артур Русяев аңа амфетаминны махсус китереп ташлауларын белдерә. Ул моны Черняховский районында килеп чыккан низаг белән бәйли. Анда Русяев мөселманнар өчен гыйбадәт йорты салган, ләкин хакимият моңа каршы чыкты һәм ул йортны җимерде. Үзенә каршы провокация ихтималы турында Русяев күп тапкыр прокуратурага белдереп килде", дип белдерде адвокат Руслан Нәгыев.

Адвокат сүзләренчә, мәхкәмә барышында наркотик матдә салынган төргәктә Русяевның бармак эзләре булмавы расланган. Әмма, шуңа карамастан, мәхкәмә Русяевны гаепле дип таныды.

Артур Русяевны мәхкәмәдә адвокатлар Мансур Усманов һәм Александр Якушевич яклады. Адвокатлар хөкем карарын канунда каралган тәртиптә шикаять итәргә ниятли.

2020 ел башында Калининград өлкәсенең "Мәхәллә Иршад" дини төркеме рәисе Артур Русяев Русиянең саклану министры Сергей Шойгуга Русия хәрби көчләренең төп мәчетен Калининград шәһәрендәге "Южный" паркында төзергә рөхсәт сорап мөрәҗәгать итте. Бу урында 2010 елда мәчет салына башлаган иде. Ләкин 2013 елда төзелеш туктатылды һәм мәхкәмә мәчет өчен җир кишәрлеген бүлеп бирүне канунсыз дип тапты. Сентябрьдә Артур Русяевның гозеренә Русия саклану министры Сергей Шойгудан җавап хаты килеп төште. Анда мәчет салуны Тәлгать Таҗетдин җитәкләгән Русия үзәк диния нәзарәте, Равил Гайнетдин рәислек иткән Русия диния нәзарәте һәм Исмәгыйль Бердыев җитәкләгән Төньяк Кавказ мөселманнарының координацион шурасы белән килештереп эшләргә кирәклеге әйтелде.

БУ ТЕМАГА: "Нәрсә эшләсәк тә, Калининградта мәчет салырга рөхсәт бирмәячәкләр"

2020 елның октябрендә Русяевны сак астына алдылар. Мәхкәмә карарында әйтелгәнчә, Артур Русяев үз өендә 3,21 грамм күләмендә наркотик матдә саклаган. Тикшерүчеләр аңа ун елга ирегеннән мәхрүм итү янавын белдерде. Калининград өлкәсе федераль сак хезмәте идарәсе Русяевны криминал төркемнәр белән элемтәдә торуын, наркотик матдәләр әйләнешендә катнашуын һәм чит илләр белән тыгыз элемтәдә булуын җиткергән. Русяев үз гаебен танымады.

Артур Русяев – сигез ел элек ислам динен кабул иткән урыс милләте вәкиле. Ике ел элек аның үз җирендә мәчет булып хезмәт иткән бинаны хакимият җимереп китте. Шуннан соң ул кабат мәчет салырга кереште. Ләкин бинаның статусын гыйбадәтханә итеп рәсмиләштермәде. Азатлыкка биргән әнгәмәсендә ул Калининград мөселманнары тормышы, хакимият басымы турында сөйләде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!