Беларус хакимиятләре тагын 118 мигрантның илдән китүен белдерде

Минскидан мигрантлар Гыйракка кайтып китә, 18 ноябрь

Качакларны Беларустан чыгару эшенең көн саен дәвам итүен белдергәннәр. Узган атнада Минскидан Гыйракка йөзләрчә качакның махсус рейс белән очып китүе хәбәр ителгән иде.

Беларус эчке эшләр министрлыгы 22 ноябрьдә Мински һава аланы аша илдән тагын 118 мигрантның китүен белдерде.

"Бу эш көн саен дәвам итә. Бүген (23 ноябрьдә) чит ил ватандашларының тагын бер төркеме Мински һава аланында барлык таможня һәм чик буе процедураларын узып, ватанына кайтып китүне көтә" дигән министрлыкның ватандашлык һәм миграция департаменты җитәкчесе Алексей Бегунов. Бу хакта "Интерфакс" яза. Түрә мигрантларның кайсы илләргә очып китүен әйтмәгән.

Узган атнада Минскидан Гыйракка йөзләрчә качакның махсус рейс белән очып китүе хәбәр ителгән иде.

Европа берлеге Александр Лукашенка режимын, Беларус чигеннән Польшага, Литва һәм Латвиягә бәреп керергә тырышсыннар өчен, Якын Көнчыгыштан ир-атларны, хатын-кызларны һәм балаларны Беларуска махсус китертүдә гаепли.
Мигрантлар кризисы тудырып Лукашенка Көнбатыш чикләүләре өчен үч ала, дип саныйлар Брюссельдә.

Бу атнада Американың югары дәрәҗәле дипломаты, АКШның Беларустагы махсус илчесе Джули Фишер, миграция кризисы аркасында Вашингтон һәм Европа берлеге җитәкчеләренең якын арада Минскига икътисади басымны көчәйтергә әзерләнүен белдерде. Беларусның Европа берлеге белән чигендә меңләгән качакның тоткарланып калуына китергән вазгыять өчен тулысынча Лукашенка җаваплы, диде Фишер.

Лукашенка даирәсенә каршы бишенче санкцияләр пакеты турында Брюссель 2 декабрьгә кадәр игълан итәр дип көтелә. Чикләү чаралары 30лап түрәгә һәм оешмага кагылырга мөмкин. АКШ чикләүләре Европа берлеге санкцияләре белән бер үк вакытта кертеләчәкме – монысын Джули Фишер ачыкламады.

Элегрәк чикләүләр узган елның августында Беларуста президент сайлауда хәрәмләшүләр булуы һәм шул вакытта башланган киңкүләм протест чараларын хакимиятнең бастыруы аркасында кертелгән иде.

Лукашенка сайлауда хәрәмләшүләр булуын да, кеше хокукларын бозуда гаепләүләрне дә, миграция кризисы тудыруын да кире кага. Ул үз чиратында Европа берлеген Мински белән диалог алып барырга сәләтле булмауда гаепли һәм килеп туган хәл кораллы низагка китерергә мөмкин дип кисәтә.

Лукашенка Германиягә Беларустан ике меңләп качакны кабул итәргә тәкъдим иткән иде. Әмма Берлин бу тәкъдимне берничә мәртәбә кире какты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!