Мәҗлесне җырчы Салават Фәтхетдинов оештырды. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәния Фәрхи, Хәмдүнә Тимергалиева кебек җырчыларны искә алудан тыш, Рөстәм Миңнехановның очкыч һәлакәтендә һәлак булган улы һәм Җәүдәт Миңнәхмәтовның улы рухына да дога кылдылар. Ашка өлкән буын артистларыннан алып, яшь җырчыларга кадәр катнашты.
Коръән укуга артистлар да кушылды. Камал артисты Илдус Әхмәтҗанов көр тавышы белән аятьләрне укыды. Дога кылганнан соң, артистларның күпчелеге икенде намазына ашыкты. Әйтергә кирәк, коронавирус таралуына карамастан намаз вакытында битлек киючеләр берән-сәрән генә иде. Ә вакцина ясатулары турында артистлар артык ачылып сөйләмәде.
Намаздан соң вафат булган артистларның истәлекләрен барладылар. Чыгышлар еш кына теге яисә бу шәхескә бәйле мәзәкләр белән үрелеп барды. Хәтта билдән түбәнрәкләре дә ычкынып китте. Иң өлкән артистлар гына артык дәшмичә үзләрен горур тотып тыңлап утырдылар.
Your browser doesn’t support HTML5
Салават Фәтхетдинов олпат шәхесләрнең исемлеге озынайды дип белдерде. Бакыйлыкка күчкән шәхесләрдән соң татар халкының язмышы кем кулына калыр? Әлеге сорауга төгәл генә җавап бирүче булмады. "Алдагысын Алла белә", диде Салават Азатлык соравына.
Соңрак ул яшь җырчыларны контрольгә алыр өчен совет елларындагы системны кайтарырга җыенуы хакында сөйләде. Бу эшне мәдәният министрлыгы да хуплаган.
Әгәр дә син татар кызы булып чыгасың икән, киемең дә, җырың да туры килергә тиеш
"Без барыбер сәнгать шурасы системына әйләнеп кайтабыз. Нинди кием киячәксең, репертуарың нинди була, нәрсә сөйләргә тиешсең – шуны кертергә кирәк. Аның канунга туры килеп бетмәгән урыннары бар. Дәүләт шурасы белән эшләргә кирәк булыр. Әгәр дә син татар кызы булып чыгасың икән, киемең дә, җырың да туры килергә тиеш", диде Салават мәҗлестә.
Якын киләчәктә Татарстанда махсус комиссия төзеләчәген, халык артистлары берләшмәсе оештырылачагын да әйтте ул.
Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов олпат шәхесләргә алмашка кешеләр табылыр дигән фикердә.
"Әлбәттә, мондый сорау туа. Аның җавабы да бар. Олпат шәхесләр сирәк туалар. Халкыбызның тарихы бик катлаулы, вакыты-вакыты белән фаҗигале дә булып куя. Менә шундый вакытларда Аллаһы Тәгалә халкыбызга бөек затларын, улларын җибәрә. Бүген Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәмдүнә һәм Хәния ханымны, башка югары сәнгать әһелләрен искә алдык. Менә шундый шәхесләр халкыбызның тарихы дәвамында һәрвакыт туып торган. Алар халыкны бер йодрык итеп тупларга, рухи көч салырга ярдәм иткән. Бу безнең көннәрдә дә дәвам итә. Бу эшләрне дәвам итәргә кешеләр бар", диде ул Азатлыкка.
Мисал итеп ул Камал театрына килгән яшьләрне китерде. Аның сүзләренчә, араларында сәләтле яшьләр күп. Илдус Әхмәтҗанов 90нчы еллардагы азатлык дәвере кире кайтачак дип ышана.
Азатлык орлыгы йомшак җилләр исү белән уңдырышлы туфрактан шытып чыгачак һәм яңадан чәчәк атачак
"Басым аркасында яулаган суверенитетыбыздан да бераз кайттык инде. Шулай да безнең күңелләрдә 90нчы еллардагы азатлыкка омтылыш, азатлык орлыгы күңелләребездә калды. Менә шул орлыкны тончыктырмыйча яшәтергә, уңдырышлы туфрактагы кебек сакларга кирәк. Йомшак җилләр исү белән ул уңдырышлы туфрактан шытып чыгачак һәм яңадан чәчәк атачак", дип сөйләде Илдус Әхмәтҗанов.
"Олпат шәхесләрне алыштырырлык кешеләр күренми, ә татар теле кулланылышы кимегәннән-кими", ди артист Данир Сабиров.
"Безнең арадан киткән шәхесләрне алыштырырлык кешеләрне мин әлегә күрмим. Гомумән, киләчәк өчен кайгырам. Хәтта үземнең балаларымны да саф татарча сөйләшәләр дип мактанып әйтә алмыйм. Кызганычка каршы, монда утырган олы шәхесләр оныкларының татарчасы... Тора-бара өйрәнерләрме, юкмы – белмим. Мин шуны беләм, милләт өчен көрәшергә түгел, ә сөйләшергә кирәк. Мин урысча аңламый башлагач, балаларым вата-җимерә татарча аңлаталар. Әмма бүген татар телен куллану кимегәннән-кими бара.
Милләт өчен көрәшергә түгел, ә сөйләшергә кирәк
Башка артистлар турында әйтә алмыйм. Минем балалар татар мәктәбендә укымый. Әмма алар телне белергә тиеш. Без физика-математика лицеена укырга бирдек. Аларга татар теле укытыла. Хәзер ул да мәҗбүри итеп өйрәтелми, әмма икесе дә туган телләрен укый. Русиядә яшәгәч, аның кыенлыгы шунда. Миңа урысча аралашу кыен иде. Урысчамнан көләләр дә иде. Хәзер дә татарча шаярткан кебек урысча шаярта алмыйм", диде ул Азатлыкка.
Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев, хәзер милләт республика хокукы өчен көрәшергә тиеш, ди.
Президент атамасын калдырмасак, эшебез мөшкел булыр
"Мине борчыган нәрсә – президент атамасын калдыру. Татарстан депутатлары бердәм каршы тавыш бирделәр бугай. Берничә ел элек Рөстәм Миңнехановның үзенә дә әйткән идем. Безгә берничек тә президент исемен бетерергә ярамый. Без дәүләт тоткан халык. Башкалар теләмиләр икән, бу аларның эше. "Глава"ны "башлык" дип тәрҗемә итәләр. Башлык ул нәрсә? Чикмәндә дә башлык булган, французча аны капюшон дип атыйлар. Милләтебез шуны да саклый алмаса, без Русиядә икенче халык булып әлеге атаманы да яклый алмасак? Хәтта вак-төяк ширкәтләрнең дә президенты була. Әгәр милләтебез шуны күтәрә алмаса, күңелем төшәчәк. Татарстан депутатлары бердәм кул күтәргәч, республика сәяси яктан әзер дип уйлап куйдым. Шулай булгач ниндидер өметем уянып китте. Әгәр дә без президент атамасын калдырмасак, эшебез мөшкел булыр", дип сөйләде Равил Шәрәфиев Азатлыкка.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!