Татар иҗтимагый үзәгенең соңгы елда гына дистәгә якын мәхкәмә утырышы булды. Йә оешманы хөкем итәләр, йә аның активистлары мәхкәмәгә чакыртыла, сорау алына. Татар иҗтимагый үзәген экстремистик дип танып аны ябу турындагы карар әле чыкмады. Соңгы ноктаны Татарстан Югары мәхкәмәсе куярга тиеш. Әмма бу мәсьәләне тикшерү әлегә туктап тора. Августтан бирле тәнәфес, киләсе утырыш кайчан булачагы билгеле түгел. Тик тикшерү органнары милли хәрәкәт вәкилләрен тынычлыкта тотмый.
7 декабрьдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе 15 октябрьдә узган Хәтер көне митингы уңаеннан Татар иҗтимагый үзәген гаепле дип таныды һәм аңа 250 мең сум штраф салды. ТИҮ үзәге рәисе Фәрит Зәкиев оешманың инде 300 мең сумга якын штрафы бар, алар түләнми дип борчылып сөйләде. "Ә кайдан алып түлим мин аны? ТИҮнең алып чыгып китәрлек бер милке дә юк. Бу 250 мең сум штраф — коточкыч сумма. Гаделсезлек бу", ди Фәрит Зәкиев.
Татар иҗтимагый үзәген хөкем итүгә галим, милли хәрәкәт активисты Абдулла Җәләловның быелгы Хәтер көнендәге чыгышы сәбәпче булды. Прокуратура вәкилләре Җәләловның сәхнәгә менеп укыган, Татарстан парламентына язылган шәхси мөрәҗәгать тексты башка милләтләргә нәфрәт тудыра дип саный, бу мөрәҗәгатьтә русларга карата нәфрәт уятучы контекст бар һәм ул руслар белән татарлар арасында низагка китерергә мөмкин дип тапты. Дәүләт шурасына язылган мөрәҗәгатьтә татар халкын дәүләткә — Татарстан республикасына нигез салучы халык, колониаль халык түгел, ә дәүләт коручы халык дип танучы канун чыгару таләп ителә. Активистның чыгыш текстына прокуратура соравы белән Казан төбәкара экспертиза үзәге вәкиле Екатерина Палеха лингвистик экспертиза ясаган, экспертиза нәтиҗәсе дә Җәләловның чыгышында экстремизм бар дип күрсәтә. Сүз уңаеннан, Татар иҗтимагый үзәген ябу мәсьәләсен караучы мәхкәмә эшендә дә шул ук экспертның исем-фамилиясе тора.
Иртәнге якка билгеләнгән вакытка мәхкәмәгә Татар иҗтимагый үзәге актвистлары җыелган иде — унбишләп кеше. Әмма берсе дә утырыш залына кертелмәде. Кабинет кечкенә, коронавируска каршы чаралар дигән сылтау белән хәтта журналистлардан да залдан чыгу таләп ителде. Кабинетта Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев, оешманы яклаучы адвокат Руслан Игнатьев һәм ике гаепләүче – Казанның Вахитов районы прокуратурасы вәкилләре И. Гарипов белән Рәсүл Алхасов кына калды. Әмма беренче утырыш озакка сузылмады. Яклаучы як эшкә Палеха ясаган лингвистик экспертизага Петербурдагы белгеч Дмитрий Дубровский бәяләмәсен дә беркетүне һәм эш белән җентеклерәк танышу мөмкинлеге бирүне сорады. Хөкемдар Самат Кәримов каршы килмәде һәм мәхкәмә утырышының дәвамы 15.00гә билгеләнде. Дәррәү килгән өлкән яшьтәге абзый-апалар "Хәзер тагын ничек киләбез инде утырышка?" дип сукранды. Һәм чыннан да теләктәшлек такымы төштән соң сирәгәйгән иде, килгән кешеләр дә өченче катка кертелмәде. Сүз уңаеннан, ТИҮ белән бәйле мәхкәмә резонанслы икәнен аңлап, Вахитов районы мәхкәмәсе иркенрәк утырыш залын тапты, әмма журналистлардан тыш активистлар залга барыбер кертелмәде.
Адвокат хөкемдардан Абдулла Җәләловтан шаһит буларак сорау алуны рөхсәт итүне сорады. Прокурорлар исә тикшерү вакытында андый мөмкинлек булды, әмма "Җәләлов прокуратура сорауларына җавап бирүдән баш тартты, яңадан аны чакырту кирәкми, чыгыш ясау факты бар бит" дип каршы чыкты. Хөкемдар адвокатның үтенеченә каршы килмәде. Абдулла әфәндедән татарчадан тәрҗемә кирәкме дип кызыксындылар, "Мин ике телне дә камил беләм" дип җавап бирде Җәләлов. Мәхкәмә рус телендә барды.
Татар иҗтимагый үзәген яклау эше Абдулла Җәләловның чыгышы — фәкать аның инициативасы булуга һәм оешманың моңа бер катнашы да булмауга корылды. Җәләлов Татар иҗтимагый үзәге активисты булса да, ул президиум әгъзасы түгел, аның оешманы Хәтер көнендә өндәмә белән чыгыш ясаячагы турында алдан кисәтмәгәне турында аңлатылды. Моннан тыш Хәтер көне митингын оештыручы — физик зат, Фәрит Зәкиев. Бер генә документта да, Казан Башкарма комитеты белән хатлар алышуда да Хәтер көне митингын Татар иҗтимагый үзәге оештырылганы хакында сүз юк, димәк оешманың да катнашы юк дип әйтелде.
БУ ТЕМАГА: Фәрит Зәкиев дөреслекне Мәскәүдә эзләргә мәҗбүр: Баш прокурорга шикаять тапшырдыАдовокат белән прокуратура вәкилләре Җәләловка бер-бер артлы сораулар бирде.
Адвокат Игнатьев:
— Абдулла әфәнде, сезгә кемдер Татар иҗтимагый үзәгеннән чыгыш ясауны сорадымы?
— Юк, бу бары тик минем инициатива. Текстны үзем яздым һәм Хәтер көнендә укып аны халыкка ишеттереп, аларның фикерен ишетәсем килде. Президиум утырышына минем катнашым юк, аның утырышында бу мөрәҗәгать турында алдан берсен дә кисәтмәдем.
Прокурор Гарипов:
— Текстта сезнең исем түгел, ә Татар иҗтимагый үзәге президиумы дигән сүзләр язылган. Сезнең аны күпләп таратуга мөмкинлегегез бармы?
— Мин аның ахыр чиктә президиум тарафыннан кабул ителүен теләдем. Татарстан парламентына минем имза яки ТИҮ имзасы белән баруның аермасы бар бит. Оешма исеменнән булганда аның әһәмияте арта. Өйдә документны үзем яздым, һәм аны күбрәк тә чыгара ала идем, әмма алай итмәдем.
Хөкемдар Кәримов:
— Сезгә Хәтер көнендә чыгыш ясарга кем рөхсәт итте?
— Берсе дә рөхсәт бирмәде, мин сорамадым да. Үзем сәхнәгә мендем дә чыгыш ясадым. Мин язган текстны берсе дә күрмәде. Чыгыш ясап, кешеләрнең фикерен сорадым, бәлки, алар башка вариант тәкъдим итәрләр иде... Алып баручы Рәүф Ибраһимовтан тавышка куюын сорадым, кешеләрдән уңай бәяләмә алдым.
Прокурор Гарипов:
— Шулай да сездән бу текстны язуны кем сорады?
— Беләсезме, мин гомер буена ватандашлык, җаваплылык хисе белән яшәдем. Мин мөрәҗәгатьтә язылган текст турында күп уйладым, йокыларым качты. Бу текстны язу — минем бурыч. Аны үзем утырып яздым, берсе дә сорамады, үтенмәде.
Прокурорлар бу урында Абдулла Җәләловның өенә килгәндә аның башкача җавап бирүен искә төшерде, әмма җавап тотучы: "Бүген хөкемдар алдында мин булганын, хакыйкатьне сөйлим", диде.
Прокурор Гарипов:
— Сез Фәрит Зәкиев белән нинди мөнәсәбәттә?
— Без – якын танышлар. Күптәннән татар теле саклануын теләп эш итәбез.
БУ ТЕМАГА: Русия юстиция министрлыгы Татар иҗтимагый үзәге эшчәнлеген туктаттыСорау алу шуның белән тәмамланды, әмма прокурорлар Хәтер көнендә төшерелгән видеода Кәшшәф Гатинның президиум әгъзасы булуын искә алып, җыен вакытында Абдулла Җәләловка кадәр ул язган мөрәҗәгатьне укый башлаган иде, димәк Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре, оештыручылар экстремистик эчтәлекле текст белән таныш булган дип әйтте. Һәм ни өчен Фәрит Зәкиев, анда була торып, Җәләлов чыгышын туктатмаган дип сорау куйды. Прокуратура вәкилләре шулай ук Җәләлов белән Зәкиевнең чынында бик тыгыз мөнәсәбәттә булуын искәртте. Моннан тыш прокуратура хөкемдардан лингвистик эскпертиза ясаган Екатерина Палеханың бәяләмәсенә ышануны, ә Дмитрий Дубровскийның экспертизасын исәпкә алмауны сорады, чөнки ул лингвист түгел, ә тарих фәннәре кандидаты дип белдерде.
Татар иҗтимагый үзәге адвокаты Руслан Игнатьев мәхкәмә процессында, документларны төзегендә күп хаталар киткәне турында шактый озак һәм җентекле сөйләде, әмма алар ахыр чиктә берсе дә исәпкә алынмады. Адвокат хөкемдардан Хәтер көне митингын аерым физик зат, шәхес оештырганын исәпкә алуын сорады. "Татар иҗтимагый үзәгенең монда бернинди дә катнашы юк. Гаепләү белән килешмибез, Татар иҗтимагый үзәге эшчәнлегендә тәртип бозу юк", дип чыгыш ясады Игнатьев.
Мәхкәмә ике сәгатькә якын дәвам итте. Хөкемдар исә карар белән тоткарламады, Татар иҗтимагый үзәген гаепле дип таныды, оешма дәүләт казнасына 250 мең сум штраф түләргә тиеш.
"Ничек түлибез без бу акчаны? Безнең өчен коточкыч сумма... Табутка капкач ябарга телиләр" дип сукранып чыкты Фәрит Зәкиев. Ул бик арыган, йончыган иде, комментарлар бирергә дә кәефе булмады.
Адвокат Руслан Игнатьев Азатлыкка мәхкәмә карары белән риза булмавын әйтте һәм аны шикаять итәчәген белдерде.
Фәрит Зәкиев бу карарның кайтавазы Татарстан Югары мәхкәмәсендә күренәчәк дип борчылуын белдерде. "Бу карар чынында бик начар. Хәзер оешманы чыннан да экстремистик дип танырга нигез бар. Моңа кадәр бит әле бер, әле теге чыгышны тартып чыгарып ТИҮ экстремистик эшчәнлек алып бара дип дәлилләргә тырыштылар. Иске чыгышлар иде. Ә монда быелгы чыгыш һәм экстремизм турындагы маддә... Хөкемдарның карары әзер иде кебек. Ничек кенә булмасын, ничек кенә Татар иҗтимагый үзәген ябарга тырышмасыннар, без аны, татар халкының хокукларын яклап Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә кадәр җитәчәкбез", диде Зәкиев.
Ә әлегә Зәкиевне Татар иҗтимагый үзәге рәисе буларак Татарстан Югары мәхкәмәсендә милли хәрәкәтнең иң абруйлы һәм бай тарихлы оешмасының эшчәнлеген туктату турындагы мәхкәмә утырышлары көтә.
Your browser doesn’t support HTML5
Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ)
Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) — татар милли хәрәкәтенең иң карт һәм абруйлы оешмасы. Оештыру корылтае 1989 елның февралендә уза. Беренче рәисе — Марат Мөлеков (1930-1997).
Оешманың максатлары — татар дәүләтчелеген торгызу, Русия һәм башка илләр белән тигез дәүләтара мөнәсәбәтләр урнаштыру, татар телен чын дәүләт теле итү, башка төбәкләрдә яшәүче татарларга милли-мәдәни һәм үзбилгеләнү хокукларын гамәлгә ашыруда ярдәм итү.
80нче еллар ахыры–90нчы еллар башында ТИҮ үз таләпләрен куеп мәйданнарда меңләрчә кеше катнашында митинглар оештыра. Татарстан хакимияте халык күтәрелешен Мәскәү белән сатулашуларда куллана.
Соңгы елларда оешманың активлыгы кими, төрле ысуллар, мәхкәмәләр, акчалата җәзалар белән ул көчсезләндерелә.
2021 елның октябрендә Русия юстиция министрлыгы ТИҮне экстремистик эшчәнлек алып баручы оешма дип танып, аның эшчәнлеген туктатты. ТИҮ аппеляция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итсә дә, мәхкәмә аны канәгатьләндермәде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!