Пандемия чикләүләре һәм кеше хокуклары арасында баланс табып буламы?

Your browser doesn’t support HTML5

10 декабрь — Халыкара кеше хокуклары көне алдыннан "Татарча подкаст 2"нең чираттагы чыгарылышында пандемия чикләүләренең төп хокукларны бозу-бозмавы турында сөйләштек. Татарстанның атказанган юристы Зөбәйдә Яхина әлеге чикләүләр белән кеше хокуклары арасында баланс табу кирәклегенә шик белдерде.

Подкастта яңгыраган фикерләр

— Ике ел пандемиядә яшибез, чикләүләр күп, ә хокуклар ничек?

— Сәяхәткә йөрү мөмкинлеге кимеде, ләкин моңа гына түзәрсең, мигрантлар өйләренә кайта алмый, кайтса, кире эшкә килә алмый, туганнар бер-берсе белән күрешә алмый.

— Медицина ярдәме алу хокукы бозылмыймы?

— Медицина тармагы пандемиягә әзер идеме? Моңа кадәр булган оптимизация үзен тискәре яктан күрсәтте.

— Табибларның хокуклары ничек? Хокук яклау оешмалары пандемия чорында нәкъ менә аларның хокуклары ныграк бозылды дип саный.

— Мәҗбүри вакцинация: хокуклар бозылумы, әллә кешелекне саклап калу юлымы?

— Татарстанның атказанган юристы Зөбәйдә Яхинан фикере: пандемия чикләүләре һәм кеше хокуклары арасында баланс табып буламы?

— Вакцинасыз хезмәткәрне эштән куып буламы?

— QR-кодлар, ковид йоктырган кешеләрне күзәтүче махсус әсбаплар — кешенең шәхси тормышына кысылумы? Ә иң борчыганы, алар пандемиядән соң да калмасмы?