Серпухов монастырендә яшүсмер бомба шартлаткан, җиде кеше яраланган

Иллюстратив фото

Монастырь җирлегендә шартлау оештыручы элегрәк буллингка зарланган дигән хәбәрләр бар.

Мәскәү өлкәсенең Серпухов шәһәрендәге Введенский Владычный хатын-кызлар монастырендә шартлау булган дип хәбәр итә Русия мәгълүмат агентлыклары. Шартлауны оештыручыдан тыш, фаҗигада тагын җиде үсмер җәрәхәтләнгән диелә.

Mash телеграм-каналы шартлауны 18 яшьлек Владислав Струженков оештыруын яза. Хокук саклау оешмалары исә бомбаны 18 яшендәге чиркәү мәктәбендә укып чыккан егет шартлатуын рәсми рәвештә хәбәр итте, аның исемен атамадылар.

Интерфакс чыганаклары башта шартлауны оештыручының үлүе турында хәбәр иткән иде, соңрак аны "коткарып калуларын" белдергәннәр.

Фаҗига урынына Мәскәү өлкәсенең прокуроры Сергей Забатурин һәм Серпухов шәһәр прокуроры вазифаларын үтәүче Валерий Кукушкин чыккан. Русия тикшерү комитетының төбәктәге тикшерү идарәсе җинаять эше ачу мәсьәләсен карый диелә.

Бу Русиянең белем бирү оешмаларындагы һөҗүмнәрнең беренче очрагы гына түгел.

2021 елның маенда Казанда 19 яшьлек Илназ Галәвиев 175нче гимназиядә ут ачкан иде, тугыз кеше һәлак булды, 23 кеше яраланды. Галәвиев кулга алынды һәм аңа күп кеше үтерү турында җинаять эше ачылды. Илназ Галәвиев эше мәхкәмәгә бу елның декабрендә үк тапшырылырга мөмкин.

20 сентябрьдә Пермь дәүләт университетында Тимур Бекмансуров оештырган атышта 47 кеше яраланды, 6 кеше үлде. Бекмансуров авыр хәлдә һоспитальгә җибәрелде. Тоткарланган вакытта аның аяк-кулларын яраладылар, аягының бер өлешен кистеләр. 14 октябрьдә хастаханәдә узган мәхкәмә утырышыннан соң, аны сак астына алдылар. Ул үз гаебен тулысынча таныды.

Ноябрь ахырында Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) Казанда пневматик мылтык белән шәһәрнең бер мәктәбенә һөҗүм итәргә ниятләгән бер үсмерне тоткарлавы турында хәбәр иткән иде. Үсмер пневматик мылтык ярдәмендә һөҗүм итәргә теләгән диелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!