"Газүткәргечтә диверсия" эшендә шикләнелүче Азиз Ахтемов тикшерү изоляторында үзенә хатлар килеп җитмәвенә зарлана 

Азиз Ахтемов

Ул әлегә кадәр бер-ике генә хат алуын белдергән, шулай ук төрмәдә тотылу шартлары турында сөйләгән.  

Русия тикшерүе тарафыннан Акмәчет янындагы "газүткәргечтә диверсия" кылуда шикләнелгән Кырымлы Азиз Ахтемовка җибәрелгән хатларның барысы да килеп ирешми. Бу хакта ул 30 ноябрьдә язган хатында әйткән. Әлеге хатны 12 декабрьдә Әхтәмовның хатыны Адилә Facebook-та чыгарды.

"Якыннарым һәм башкалар җибәргән хатларның күбесе миңа килеп ирешмәвен белдем. Әлеге вакытка кадәр нибары бер-ике хат кына алдым", дип язган Ахтемов.

Ул камерада алты ятак кына булса да, барлыгы тугыз кеше тотылуы турында сөйләгән.

"Кайберәүләр җәймә җәеп идәндә йоклый, калганнар 12шәр сәгать саен алмашынып тора. Һәрвакыт, иң аз дигәндә, 3-4 кеше каты итеп ютәлли, алар тизрәк терелсен өчен, мин даруларым белән бүлешәм. Үземне шундук тәртипкә китерә башладым: җылы киенәм, лимонлы кайнар чәй һәм әлбәттә, хатыным тапшырган даруларны эчәм. Медицина хезмәткәрен чакырту өчен гариза язарга кирәк, фельдшер килгәннән соң, капшап карап температураны тикшерә һәм "анальгин" бирә. Шуннан башка аларда берни дә юк", дип сөйләгән кырымтатар активисты.

Ул үзенең даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүен, шулай ук камерадашлары кабызгач, телевизор карарга тырышмавы турында әйткән.

"Бу бәла безнең халыкны ни дәрәҗәдә бердәм итүе турында уйлаган саен йөрәк җылына. Кырым татарлары депортация, сугыш, сөргеннәр, кысрыклаулар, гаепләүләр узды, шуңа да карамастан, нык тордылар, уты да, газы да, баш өстендә түбәсе дә булмаган килеш буп-буш җирдә төпләнеп, өйләренә кире кайттылар. Берәрсенә хәсрәт килсә - бөтенесе ярдәмгә килде. Безнең халык көчле! Безнең халыкны сындырып булмый! Безнең халык гаҗәпләндерерлек", дип тәмамлаган хатын Ахтемов.

Сентябрь башында Русия хокук саклау оешмалары Акмәчеттә кырымтатарларда тентү уздырды, нәтиҗәдә биш кеше тоткарланды. Журналист, җәмәгать эшлеклесе Нариман Джелял шуларның берсе иде. Бертуган Асан һәм Азиз Ахтемовларны диверсиядә, ягъни белә торып Ангара авылындагы газүткәргечкә зыян салуда гаепләделәр.

ФСБ фаразына күрә, август ахырында украина күзләве кушуы белән кырым татарлары "Крымгазсети" оешмасының газ үткәргечен шартлаткан. Шул ук вакытта газ оешмасының мөдире Сергей Тарасов газ җибәрүдә тоткарлыклар булмады, дигән иде.

2014 елның язында Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, ярымутрауда даими рәвештә бәйсез журналистлар, җәмәгать активистлары, кырымтатар милли хәрәкәте активистлары, Мәҗлес* әгъзалары, шулай ук Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы белән элемтәләрдә шикләнелүче кырым мөселманнарында тентүләр уза. Кырым татарларының күбесе Кырымны Русиягә кушуларына каршы чыккан иде.

Хәзерге вакытка йөздән артык кырымтатар колонияләрдә, яки тикшерү изоляторларында тотыла. Күп очракта аларны эстремизмда гаеплиләр.

*2016 елда Русия хакимиятләренә буйсынган Кырым Югары мәхкәмәсе Кырымтатар мәҗлесен экстремист оешма дип тапты һәм Русиядә аның эшчәнлеген тыйды.

Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!