Безнең татар-башкорт халкы бәйрәмнәр уздыруда сынатмый. Элек Яңа ел, 8 март халыкара-хатын кызлар көне генә елдагы иң зур бәйрәм булып саналса, үзгәртеп-корулар башлангач, дини бәйрәмнәрне дә яшеренми генә, ачыктан-ачык зурлап үткәрәләр. Хакимият бу көннәрне бәйрәм дип игълан итә. Корбан гаете, Ураза бәйрәмнәре хәзер елдагы иң зурлардан санала. Җыен, Каз өмәсе кебек борыңгыдан килгән йолалар да кайбер авылларда бәйрәм итеп үткәрелә. Аннан соң һөнәри бәйрәмнәр дә бик күп, хәтта көн саен, көнаралаш диярлек. Бер көнгә икешәр һөнәри бәйрәм туры килгән очраклар да бар. Ул бәйрәмнәр генә җитми икән, яңаларын да уйлап чыгаралар. Башкортстанның кайбер авылларында башка бер генә төбәктә дә узмаган бәйрәмнәр бар.
Сәгать бәйрәме
Шундый бәйрәмнәрнең берсе Бишбүләк районының Усак-Кичү авылында үтә. Ул Сәгать бәйрәме дип атала. Әлеге бәйрәм республика күләмендә дә билгеле. Заманында чыгышы белән Бишбүләк районыннан булган коммунистлар фиркасенең өлкә идарәсе сәркәтибе, язучы Таһир Ахунҗанов бу бәйрәмгә зур игътибар бирә. Таһир Ахунҗанов икенче бөтендөнья сугышына Сәгать бәйрәменнән:
Яшел постаулар кисәргә
Үтмәс кайчыларыбыз.
Яренгә бу "Сәгать"ләрдә
Булмас кайсыларыбыз, дип җырлап киткән була.
Өлкә комитетында эшләгәндә бу бәйрәмге ел саен кайтып йөри. Үзе белән Әнгам Атнабай һәм башка шагыйрь, язучы һәм артистларны да алып кайта.
Әлеге бәйрәм турында чараларда даими катнашып килгән ветеран укытучы Әлфия Булатова Азатлыкка сөйләде:
"Мин Бишбүләк районына килен булып төшкән кеше. Ул мин килен булып төшкәнче дә билгеләнә торган булган. Кайсы елдан икәне мәгълүм түгел, бик борынгы бәйрәм. Һәрхәлдә, инкыйлабка чаклы ук билгеләнгән диләр.
Сәгать бәйрәмендә егетләр кыз күзли, көзен каз өмәсе чорында туй ясарга сүз куешалар
Сәгать бәйрәмен эчтәлеге белән табигать һәм кеше дип атарга була. Ул тереклеккә табыну көне, кояшка, зәңгәр күккә, кара җиргә, суга, агачларга, үләннәргә, чәчәкләргә дан җырлау, һәммә җан иясе – хайваннарны, кошларны, бөҗәкләрне хөрмәтләү мизгеле. Шул көннән өлкәннәр балаларга су керә башларга рөхсәт итәләр, дару үләннәре җыялар, кышка мунча себеркесе әзерлиләр. Сәгатьтә егетләр кыз күзлиләр, көзен каз өмәләре чорында туй ясарга сүз куешалар – мондый гаиләләр аеруча бәхетле була, имеш. Бу элекке ышанулар буенча шулай иде, хәзер рухи кыйммәтләр, карашлар үзгәрә.
Бу бәйрәм килеп чыгышы белән мәҗүсилектән калган дип уйлыйм. Урысларның 7 июльдә уза торган Иван Купала бәйрәме бар. 7 июньдә көн озынлыгы 17 сәгать тәшкил итә. Бу елдагы иң озын көн. Бәйрәмнең килеп чыгышы шуңа бәйле булырга тиеш.
Сәгать бәйрәме Сабантуе кебек уза. Сабантуйдагы кебек ат чабышлары, көрәш һәм башка алышлар, уеннар оештырыла. Сабантуе хәзер район үзәгендә генә оештырыла, авылларның көче җитми. Ә менә Сәгать бәйрәме ел саен авыл көче белән уза", диде Әлфия Булатова.
Таган бәйрәме
Башкортстанда гына уза торган икенче борынгы бәйрәм – Таган бәйрәме. Ул Мишкә районының Мулла авылында үтә. Бу бәйрәмдә олысы-кечесе таган атына. Әлеге бәйрәм хакында Азатлыкка чыгышы белән Мулла авылыннан булган җырчы Илгиз Шәкүров сөйләде:
Бу бәйрәмдә чират торып таган атынабыз, алдагы елда да атынырга язсын дип телибез
"Бу бәйрәм элек-электән килә. Совет чорында бәйрәмнәр юк иде бит. 9 май да, 1 май. Таган бәйрәме 9 май узгач, ташкыннар тынгач, Бөре елгасы башланган җирдәге урманда уза. Урмандагы зур карагай, нарат агачлары ботакларына арканнар белән таган ясап, олысы-кечесе – бар авыл шунда атына. Элек шулай урманда оештырылса, хәзер ул урман куеланды, шуңа Сабантуй уза торган мәйданга зур бүрәнәләр утыртып таган ясадык. Анда чират торып таган атынабыз, һәм алдагы елда да таган атынырга язсын дип телибез. Таган бәйрәменә читтә яшәгән авылдашлар да кайта. Таган атынмаган кеше – кеше түгел", диде Илгиз Шәкүров.
Орчык бәйрәме
Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендә Орчык бәйрәме оештырыла. Бу хакта Азатлыкка "Балкыш" фольклор төркеме җитәкчесе Гөлсинә Вәлиева сөйләде:
Орчык бәйрәме көз җитеп, сарык йонын алгач уздырыла
"Орчык бәйрәме – әби-бабаларыбыздан мирас булып калган бәйрәм. Ул көз җитеп, сарык йонын алгач уздырыла. Өмәгә дус-ишләр, туган-тумачалар чакырыла. Бу бәйрәмдә сарык йоны эшкәртелә. Кемдер йоннны яза, кемдер эрли, йомгакка чорный, кем бәйләм бәйли. Эш уен-көлке, күңел ачулар белән аралаштырыла. Эш беткәч, хуҗа өмәчеләрне тәм-томнар белән сыйлый. Табынга милли ашлар куела, коймак та мотлак булырга тиеш дип санала. Дөрес, хәзер бу бәйрәмне авылларда уздырмыйлар диярлек. Без чараны Бәләбәй шәһәренең "Урал-батыр" милли-мәдәни үзәгендә оештырабыз. Киләчәк буын йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне белсеннәр өчен эшлибез", диде "Балкыш" фольклор төркеме җитәкчесе Гөлсинә Вәлиева.
Балан бәйрәме
Башкортстанда октябрь аенда беренче тапкыр Балан бәйрәме узды. Ул Благовар һәм Чишмә районнары чигендәге баланлыкта үтте. Аны "Ак калфак" хатын-кызларының Чишмә районы бүлекчәсе һәм Югары Тирмә авыл клубы хезмәткәрләре уздырды. Бу хакта Азатлыкка Башкортстан "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы рәисе Люция Вафина сөйләде:
Бәйрәмнәр көн саен диярлек, ләкин җитми, шуңа Балан бәйрәмен уйлап чыгардык
"Коронавирус пандемиясе шартларында мәдәният сарайларында, клубларда халыкны җыю мөмкин түгел. Шуңа ачык һавада уздырырга булдык. Икенчедән, бу баланлы алан искитмәле матур. Алан баланнардан янып торган кебек. Балан җыю чарасы җыр-биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәмгә килүчеләр баланнан пешерелгән азыклар алып килгән иде. Бу балан ашлары күргәзмәсе кебек тә булды. Кем балан кагы, кем балан катыгы, кем балан бәлеше күтәреп килгән. Балан эчемлеген алып килүчеләр дә бар иде. Соңыннан шулар белән табын кордык.
Китапханәчеләр балан белән бәйле борынгы риваятьләр, җырлар, мәкальләр дә әзерләп килгән иде. Шулай итеп, бу күңелле генә түгел, мәгънәле дә булды. Бәйрәм беренче тапкыр узды. Чара хакында язып интернетка да куйган идек. Аны Татарстанда да эләктереп алганнар һәм алдагы елга эш програмнарына керткәннәр.
Бу чараны алдагы елда да уздырачакбыз. Ул берничә районда узачак, бу башлангычка башкалар да кушылу теләген белдерде. Балан бәйрәмен үзебез уйлап чыгардык. Чөнки, әйткәнемчә, биналарда җыелып булмый, һәркем өендә бикләнеп утыру яхшы түгел. Халыкны җыярга, берләштерергә, күңелен күтәрергә кирәк. Бәйрәмнәр көн саен диярлек, ләкин җитми, шуңа уйлап чыгардык", дип шаяртты республика татар хатын-кызларының "Ак калфак" бүлекчәсе рәисе Люция Вафина. Ул шулай ук алдагы елда Миләш бәйрәме дә оештырырга җыенуларын әйтте.
Каз өмәсе
Татар-башкорт халыкларының бу йоласы бүген бик сирәк уздырыла. 25 ноябрь ул Чишмә районының Ярми авылында узды. Аны Башкортстан татар-хатын кызларының "Ак калфак" оешмасы оештырды. Әлеге бәйрәм турында оешманың рәисе Люция Вафина сөйләде:
Каз йолкуга элек ир-атларны кертмәгәннәр, шуңа алар хатын-кыз киеме киеп керә торган булганнар
"Казны су буенда чайкап, шунда ук җырлап-биеп, уеннар уйнап, чараны бик күңелле итеп уздырдык. Каз чалу, йолку, эчен алу, баш-аяктан бәлеш салу, канатны суеп мамыгын җыю, аны мендәргә тутыру һәм башка шундый йолалар буенча осталык дәресләре күрсәттек. Соңгы елларда бу йолада кайбер нәрсәләр онытыла бара. Без барсын да искә төшерергә тырыштык. Мәсәлән, бер хатын-кыз чалучы ир-атны сөйләндереп торырга тиеш. Бу ир-ат тешен кысып чалмасын, игътибарны читкә юнәлтсен, каз каты булмасын өчен эшләнә. Көянтәләргә каз асып су буена төшкәндә каз асраган гаиләдәге үсмер сукмакка алдан каз каурыйлары сибәргә тиеш. Монысы алдагы елда да казлар күп булсын өчен башкарыла. Каз йолкуга элек ир-атларны кертмәгәннәр, шуңа алар хатын-кыз киеме киеп керә торган булганнар. Без дә шуны искә төшереп әлеге күренешне сурәтләдек.
Бу бик матур йола. Дөньялар алга китсә дә, бу чараны кайберәүләр искелек дип санаса да, гореф-гадәтләрне онытырга ярамый, яшьләргә тапшырырга кирәк. Шуңа осталык дәресләрен видеога да төшердек.
Бу йола кешеләрне берләштерә, дуслаштыра. Күңелле чара. Аны безнең балалар да онытмаска тиеш", " дип сөйләде Азатлыкка Люция Вафина.
* * *
Соңгы елларда "Самавыр бәйрәме", "Шәжәрә бәйрәме", "Бәлеш бәйрәме", "Саумысыз, авылдашлар" кебек бәйрәмнәр дә уза. Болары инде бер генә төбәктә уза торган "Сәгать бәйрәме", "Таган бәйрәме", "Орчык бәйрәме", "Балан бәйрәме" кебек бер генә төбәккә хас бәйрәм түгел, болары районнарда даими уздырылып килә. Шулай итеп, бәйрәмнәр күп. Бәләбәй районында яшәп иҗат иткән Азат Әхмәт сүзләре белән әйткәндә:
Бәйрәмнәрнең кадерен беләбез ул,
Бәйрәм бер гадәткә әйләнгән.
Бер көн бәйрәм итү урынына
Берәр атна бәйрәм иткән бар.
Календарьда бәйрәмнәр җитми икән, ак калфаклылар кебек аны уйлап та чыгарып була.
Хөрмәтле укучылар, ә сезнең якларда сезнең төбәккә генә хас булган нинди бәйрәмнәр бар? Рәхим итеп безнең форумда языгыз!
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!