Русиянең Конституция мәхкәмәсе Башкортстанда яшәүче 83 яшьлек Фәтхулла Исхаковның 1959 елда чыккан хөкем карарын яңадан карарга рөхсәт иткән.
22 яшьлек вакытында Исхаков ике кызны үтерергә тырышуда гаепле дип табылган Һәм 13 ел төрмәдә утырып чыккан. Инде 60 ел дәвамында ул әлеге хөкем карарын гамәлдән чыгаруларын таләп итә. Фәтхулла Исхаковның адвокаты Виталий Буркин сүзләренчә, Русиянең Конституция мәхкәмәсе элеккеге хөкем ителүченең шикаятен караган һәм Башкортстан мәхкәмәләре һәм прокурорлары аның җинаять эшендә хаксыз булган, канунны дөрес аңлатмаган дип тапкан, ә хөкем карарының яңадан каралырга тиешлеген таныган.
"Исхаков бөтен тормышын дөреслек эзләүгә багышлаган. Безнең көннәрдә генә яңа ачылган хәлләргә бәйле рәвештә генә мәхкәмә эше башлатуга иреште. Исхаковка дүрт шаһитның яла ягуы, ә мәхкәмә-медицина экспертизасының ялгыш нәтиҗә чыгаруы ачыкланды – чынлыкта җәрәхәтләнүчеләрнең сәламәтлегенә килгән зыян дөрес билгеләнмәгән булган. Аларның баш сөяге сынмаган, бары тик киселгән урыннары гына булган. Бу яраларны Исхаков ясамаган. Чын җинаятьче ачыкланган. Шуңа да карамастан, яңа ачылган хәлләргә бәйле рәвештә башланган мәхкәмә эшендә мәхкәмә карарны бары тик прокурор йомгаклавы да кертелсә генә гамәлдән чыгара ала. Әгәр ул юк икән – аклау булмаячак. Республика прокуроры 2015 елда республиканың Югары мәхкәмәсенә хөкем карарын гамәлдән чыгару өчен йомгаклау керткән булган, ләкин соңыннан аны кире алган" дип аңлаткан Буркин.
Соңрак прокуратура бу эшне бөтенләй туктаткан – хөкем карарын кире карау өчен нигез юк, дип тапкан.
Берничә ел көрәшкәннән һәм хөкем карарын гамәлдән чыгарырга тырышканнан соң, быел мартта Буркин һәм Исхаков Конституция мәхкәмәсенә шикаять белән мөрәҗәгать иткәннәр.
Хәзер Конституция мәхкәмәсе, яңа ачылган хәлләргә бәйле рәвештә карарны гамәлдән чыгару өчен прокурор йомгаклавы мәҗбүри түгел, дип таныган. Шулай ук Исхаков эше нигезендә алданрак кабул ителгән карарлар кире каралырга тиеш дип табылган, димәк якын арада хөкем карарын гамәлдән чыгарырга мөмкиннәр дигән сүз.
Ике кызның битләрен яралауда гаепләнеп 13 ел төрмәдә утырган Фәтхулла Исхаков 2016 елда Башкортстан прокуратурасы каршында ялгыз пикетта торып ачлык игълан иткән иде.
Your browser doesn’t support HTML5
90нчы еллар башында аның авылдашы Наил Сәетбатталов милициягә мөрәҗәгать итеп ул кызларны үзе яралаганын белдергән. Соңрак өч шаһит Исхаковка каршы ялган шәһадәтлек биргәнлеген таныган. Бу шартлар сәбәпле җинаять эше яңадан каралырга тиеш булса да, Башкортстан прокуратурасы Исхаковның мөрәҗәгатен кире кагып килгән. Үзенең аклануын таләп итүче Фәтхулла Исхаков ачлык чарасын башлаганда үз максатына ирешү өчен азаккача торачагын белдергән иде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!