2022 елда ипотека кредитын түләү вакыты русияләрнең гомер озынлыгының уртача өчтән беренә тигез булачак. Бу хакта НКР рейтинг агентлыгы тикшеренүләренә таянып РБК хәбәр итә.
Белгечләр түләү вакытының озынаюын торакка бәя үсүе һәм шул ук вакытта, илдә яшәүчеләрнең керемнәре акрын артуы белән бәйли.
Тикшеренүдә әйтелгәнчә, 2022 елда ипотека түләүнең уртача вакыты 23 елга җитәчәк, шул ук вакытта 2020 ел нәтиҗәләренә күрә, Русиядә уртача гомер озынлыгы – 71,5 ел. Үзәк банк мәгълүматынча, ел башыннан ук кредитларны түләү вакыты 11,2 процентка, ягъни ике елга озынайган. Бер ел элек Русиянең 38 төбәгендә ипотека түләүнең уртача вакыты 18 елдан азрак булган, ә 2021 елның сентябренә илдә мондый төбәкләр бөтенләй калмаган.
Кредитларны түләү вакытын озынайтулары белән беррәттән, ипотеканың уртача суммасы да үскән: ел башында торак сатып алу өчен кредитның уртача суммасы 2,65 миллион сум булган. Ә 1 ноябрьгә ул 16,6 процентка үсеп, 3 миллион сумнан артып киткән.
2019 ел башыннан ипотеканың уртача чегы 41,7 процентка үскән, аны түләү вакыты 20 процентка озынайган, дип искәртә НКР аналитиклары. Белгеч Дмитрий Рышков сүзләренчә, ипотека түләү вакытының озынаюы русияләрнең керемнәренә караганда, торакка бяләрнең тизрәк артуы белән бәйле. Күп кенә сатып алучылар айлык түләү азрак чыксын дип һәм кереме азаюдан куркып, кредитны махсус озаграк вакытка ала.
Алданрак Русия ватандашларының 2021 елга ипотека кредитлары өчен гомуми бурычлары 25 процентка артып, 11,4 триллион сумга җитүе билгеле булган иде.
Быел сентябрьдә русияләрнең бер ай эчендә 1 миллион 800 меңнән артык кредит алуы хәбәр ителде, бу Русия банк секторының бөтен тарихында абсолют рекорд булып тора.
Агымдагы елның 11 ае өчен исә банклар 5 триллион сумнан артык ипотека кредиты биргән, бу да иң зур күрсәткеч дип санала.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!