Байден кеше хокуклары бозылу сәбәпле Синҗаннан импортны тыю канунын имзалады 

Джо Байден

Кытай дипломатлары Америкага кичекмәстән "хаталарын төзәтергә" һәм "ялган тарату өчен" Синҗан проблемнарын кулланудан туктарга киңәш иткән.

АКШ президенты Джо Байден Кытайның Синҗан-Уйгыр автоном районыннан импортны тыючы һәм төбәктә мәҗбүри хезмәтне куллануга җаваплы булганнарга карата санкцияләрне күз уңында тоткан канун имзалаган. Бу хакта Ак йортның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Декабрьдә әлеге тәкъдимне Вәкилләр пулаты һәм АКШ Конгрессы Сенаты хуплаган, дип искәртә CNBC.

Канунга җавап буларак Кытай "бик ачуы килүен" җиткерә һәм "катгый протест" белдерә диелә Кытайның тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә.

Министрлыкта АКШ "Синҗанда кеше хокуклары белән бәйле вазгыятькә явызларча яла яга", Кытайның эчке эшләренә тыкшына һәм халыкара хокукны боза дип саныйлар.

Кытай дипломатлары Америкага кичекмәстән "хаталарын төзәтергә" һәм "ялган тарату өчен" Синҗан проблемнарын кулланудан туктарга киңәш иткән. Кытай вазгыятьнең нинди үсеш алуына бәйле рәвештә җавап бирергә вәгъдәли.

Кытайны берничә мәртәбә Синҗандагы уйгырларның һәм башка этник һәм дини азчылыкны тәшкил итүчеләрнең хокукларын киңкүләм бозуда гаепләделәр. Алар арасында киңкүләм тоткарлаулар һәм газаплаулар, мәҗбүри хезмәттән файдалану һәм мәҗбүри стерильләштерү дә бар. Пекин барлык гаепләүләрне кире кага.

2021 елның гыйнварында дөньяда беренче булып АКШ Кытай хакимиятләренең уйгырларга карата гамәлләрен геноцид дип таныды.

Декабрьдә АКШ һәм Көнбатышның берничә иле Синҗанда кеше хокуклары бозылуы аркасында Пекиндагы Олимпиадага һәм Паралимпия уеннарына дипломатик бойкот игълан итте.

Бу илләрнең спортчылары Уеннарда катнашачак, әмма хөкүмәт делегацияләре килмәячәк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!