Совет империясенең җимерелүенә китергән протестлар
1991 елда Казанның Ирек мәйданында татарстаннар Мәскәүдән бәйсезлек таләп итә. Ул чакта мондый митинглар даими узып тора һәм анда дистәләрчә мең кеше җыела.
Краснодарда кырымтатарлар үз ватаннарына кайтуны рөхсәт итү таләбе белән митинг уздыра. Бу 1988 елның 6 мартында совет матбугатында протест чаралары турында чыккан беренче хәбәрләр була. Кырымтатар халкы Кырым ярымутравыннан 1944 елның маенда Сталин фәрманы белән тулысынча депортацияләнгән.
1989 елның 23 августында Латвия, Литва һәм Эстониядә совет хакимиятенә протест белдереп 2 миллионлап кеше кулга-кул тотынып тере чылбыр булып тезелеп баса. Моны "Балтыйк чылбыры" дип атыйлар. Шуннан соң Литва башкаласы Вильнюста бәйсезлек яклы митинглар башланып китә.
1989 елның ноябрендә алманнар Көнчыгыш һәм Көнбатыш Берлинны аерып торган Берлин диварын җимерә. Совет оккупацисе астындагы алманнар Көнбатышка агыла. Көнчыгыш Германия белән Көнбатыш Германия бер дәүләт булып кушыла.
1990 елның 21 гыйнварында йөзләрчә мең украин башкала Киевтан Львов шәһәренә кадәр тере чылбыр булып тезелеп баса. Шул рәвешле алар Украина халык республикасы белән Көнбатыш Украина халык республикасы арасында 1919 елда имзаланган Берләшү акты белән бердәм Украина дәүләте төзелүне искә ала.
1990 елның 15 февралендә Дүшәмбенең Ленин мәйданында протест чарасы.
1990 елның 30 сентябрендә Киевта Бәйсез украин яшьләре берлеге символик рәвештә Совет берлеген җирләү чарасы уздыра.
1991 елның гыйнварында Совет берлеге президенты Михаил Горбачев Балтыйк республикаларының берлектән чыгуын көч белән туктатырга тырышып карый. Литва башкаласы Вильнюстагы бәрелешләрдә бәйсезлекне яклап урамга чыккан кешеләрнең 13е үтерелә, берсе йөрәк өянәгеннән вафат була. Кайберәүләр Горбачевның "перестройка"сы "перестрелка"га әверелде дип белдерә.
Грузия Совет берлегеннән бәйсезлек игълан иткәннән соң 1991 елның 10 апрелендә грузин хәрбие халык белән Тбилиси урамында бии.
1991 елның апрелендә Беларус башкаласы Минскиның Ленин мәйданына меңнәрчә кеше чыга. Алар азык-төлек бәяләре кисәк артуга һәм коммунистлар фиркасе хакимиятенә протест белдерә.
1991 елның августында ГКЧП фетнәсе вакытында Мәскәүнең Клаинин проспектында совет танклары. Гадәттән тыш вазгыять дәүләт комитеты (ГКЧП) 19 августта Совет берлегендә хакимиятне үз кулына алуын һәм демократик процессларны туктатуын игълан итә. Меңнәрчә кеше ризасызлык белдерергә урамнарга чыга.
Молдова бәйсезлеге тарафдарлары, 27 август 1991.
1991 елның 21 сентябрендә Бакуда яшәүче кеше Ленин портретын юк итә. Бу хәлгә кадәр, август ахырында Азәрбайҗан бәйсезлек декларациясе кабул итә.
1991 елның 25 декабрендә Совет берлеге президенты Михаил Горбачев вазифасыннан китүен игълан итә. 26 декабрь берлекнең юкка чыгу көне санала. Нәтиҗәдә 15 бәйсез ил барлыкка килә. Татарстан Мәскәү белән мөнәсәбәтләрдә үз вәкаләтләрен арттыруга ирешсә дә, татар бәйсезлек хәрәкәтенең өметләре акланмый.