Татарстанда укучыларның мәктәптәге буллингка зарлары ешайган

Гомум фото

2020 елда балаларның ышаныч телефонына 32 811 шалтырату килгән, ә 2021 елда аларның саны 35 245кә җиткән.

Татарстанда балаларның ышаныч телефонына шалтырату очраклары арткан – нигездә укучылар буллингка (буллинг – каныгу, бәйләнү, куркыту, мыскыллау – ред.) һәм сыйныфташлары арасындагы үзара мөнәсәбәткә зарлана, дип хәбәр иткән ТАССка Татарстанның яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.

Шул рәвешле, 2020 елда балаларның ышаныч телефонына 32 811 шалтырату килгән, ә 2021 елда аларның саны 35 245кә җиткән.

"Балаларның ышаныч телефонына шалтыратулар 2020 елда шактый арткан иде, 2021 елда да артуы дәвам итте. Барлыгы 35 мең шалтырату. Әлбәттә, төп тема – балалар белән ата-аналарның мөнәсәбәте, әмма шуның белән беррәттән соңгы ике елда сыйныфташлары белән мөнәсәбәтләрдә авырлыкларга һәм буллинг белән бәйле мәсьәләләргә кагылышлы шалтыратулар ешайды. Кызганыч, үсеш тенденциясе күзәтелә", дигән Сөләйманов.

Министр сүзләренчә, Татарстанда психологик-педагогик ярдәм үзәкләрен төзекләндерү һәм җиһазландыруга 300 миллион сумнан артык акча бүленәчәк. Акчаларны республика бюджетыннан бүләчәкләр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!