Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Татарстанга 140 мең турист килгән. Бу хакта 11 гыйнварда Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хөкүмәт йортында узган матбугат очрашуында белдерде. Ул туристлар саны артты дип әйтте.
"Бәйрәмнәр вакытында туристлар саны артты. 140 меңнән артык кеше Татарстанга килде. Туристлар Казан Кирмәне, Зөя утравы, Алабуга, Болгар һәм Чистайда булган сәяхәтләрдән хис кичерешләрен бүлешәләр", диде ул.
31 декабрьдән 2 гыйнварга кадәр кунакханәләр 79 процентка, 2-9 гыйнварда 90 процентка тулы булган.
Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, туристлар саны кимегән. 2021 елда Татарстанга 152 мең кеше килгән иде.
Туристлар арасында чит ил кешеләре бик әз дип белдерде Татарстанның туризм дәүләт комитеты җитәкчесе урынбасары Айгуль Балахонцева. Моны ул башка дәүләт ватандашларының QR-код ала алмаулары белән бәйләп аңлатты.
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Русия туроператорлары ассоциациясе (АТОР), Казанга туристлар агымы 60 процентка кимүен фаразлаган иде.
Татарстан рәсмиләре бәйрәмнәр алдыннан чикләүләрне йомшартты. 31 декабрьдән 1 гыйнварга кафе һәм рестораннарга төнге сәгать өчкә кадәр эшләргә рөхсәт бирде. Бәйрәм вакытында алар төнге бергә кадәр эшли алды. Роспотребнадзор 400 оешманы тикшергән, шуларның 10 процентында коронавируска бәйле чикләүләр бозылуы ачыкланган.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!