20 гыйнвар Мәскәү полициясе Мәскәү җәмигъ мәчет янында эчке кием һәм тун кигән модель катнашында фотосессия оештыруны тикшерә башлаган. Ярымшәрә килеш фотосессиядән соң дин тотучыларның хисләрен мыскыл итү турында җинаять эше ачылган.
Фотосессия турындагы кыска видеороликны 20 гыйнварда Readovka Telegram-каналы бастырды. Әлеге кадрларда ак тун яки халат кигән хатын-кыз фотографмы, оператор каршындамы модель буларак төрле позалар ясый. Шул ук вакытта ачылган халатмы, тун яки озын курткамы икәне аңлашылмаган өске кием астыннан модельнең кара төстәге эчке киеме күренеп тора.
Мәскәү имамы Илдар Әләүтдинов бу хәлне провокация дип бәяли, дип хәбәр итә News.ru сайты. Имам әйтүенчә, оешма әлеге хәл турында хокук саклау оешмаларына мөрәжәгать иткән.
Ярымшәрә кызны фотога төшерүче блогер Мария Катанова булып чыкты. Ул әле фотоларны интернетка чыгарырга теләмәгән идем, киресенчә, блогерларга "ничек эшләргә ярамый" дигән белешмә язарга җыенган идем ди.
"Аны төшерергә өлгергәч, мин, социаль челтәрләрдә эшләүче белгеч буларак, үземнең аккаунтта "Ничек эшләргә ярамый" дигән гайд ясарга булдым", дип язган ул. Фотосессия вакытында кемдер блогер белән модельне видеога читтән төшереп өлгерә, һәм ролик интернетка эләгә.
Блогер инде бу посты өчен гафу үтенде һәм дин тотучыларның хисләренә кагылырга теләмәвен аңлатты. "Максат нәкъ менә дини биналар фонында ялангач блогерларның фотосетыннан башланган хайп дулкынын булдырмый калу иде. Мин мондый гамәлләргә каршы һәм роликның башка мәгънә белән интернетка эләгүенә үкенәм", дип язган Катанова.
Шул ук вакытта Русия мөселманнарының Диния нәзарәте яки Җәмигь мәчете аккаунтларында да, дин әһелләренең социаль челтәрләрендә дә әлеге хәлгә карата фикерләр күренмәде.
БУ ТЕМАГА: Тикшерү комитеты Болгарда мәчет янында төшерелгән "Җаным" клибын тикшерә башлаганУзган елның ноябрендә хокук саклау хезмәткәрләре Петербурның Спас на Крови гыйбадәтханәсе фонында провокацион фотосессия оештырган ике балигъ булмаган яшүсмерне тоткарлаган иде. Социаль челтәрләрдә чиркәү фонында чалбарларын төшереп ясалган фото бастырган 15 һәм 17 яшьлек яшүсмерләр полициягә эләкте.
Соңгы вакытта Русиядә гыйбадәтханәләр фонында "шәрә" фотосурәтләр төшерү аркасында дин тотучыларның хисләрен кимсетүгә багышланган берничә җинаять эше кузгатылды. Аерым алганда, 29 октябрьдә Мәскәү Тверской районы мәхкәмәсе Таҗикстан блогеры Руслан Бобиев һәм аның дусты Анастасия Чистованы Кызыл мәйданда Василий Блаженный гыйбадәтханәсе фонында провокацион фото ясаган өчен 10 айлык колониягә хөкем итте.
Казандагы Кол Шәриф һәм Болгардагы Ак мәчет янында төшерелгән кайбер фотолар һәм видеолар да шау-шу тудырган иде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!