Татарстан мәдәният министрлыгы коллегиясе быел KazanExpo бинасында узды. Илһам Шакиров исемендәге концертлар залына Татарстан мәдәният министрлыгының узган елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясауга министрлыклар, муниципалитетлар түрәләре, театр, әдәбият, музыка, бию, кино, музей, китапханә системында хезмәт итүче сәнгать әһелләре чакырулы булды.
Коллегия алдыннан килүчеләргә KazanExpo-да күргәзмә дә оештырылган иде. Анда татар тарихының төрле чорларына сәяхәт итәргә тәкъдим ителде. Татарстанның Милли музее оештырган күргәзмәдәге чорларның үзенчәлеге турында Камал артистлары Фәнис Җиһанша белән Раил Шәмсуаров сөйләде. Ни гаҗәп, әмма Татарстанның төп музее өчен татар мәдәнияте, тарихы Болгар чоры, Петр Беренче, XX йөз башы һәм урталары белән чикләнә дигән хис туды. Татар өчен мөһим булган, татар әдәбиятына, архитектурасына нигез салынган, эпиграфик мирас туган Алтын Урда чоры да, Казан ханлыгы да юк. Милли музей хезмәткәрләре ни өчен бу чорлар төшеп калган һәм Петр Беренче чорына аерым бер стенд булдырылган дигән сорауга җавап бирә алмады.
Коллегия шактый соңарып башлады. Ярты сәгать көткәч кенә, сәхнәгә ике култык таякка таянган Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова чыкты. Ул аягын сындырган, әмма шулай булуга карамастан, алар тармагы өчен мөһим чараны калдырмаган. Аның белән бергә сәхнәгә Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан муниципалитетлар берәмлекләре шурасы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Мәскәү кунаклары, Русия президенты идарәсе башлыгының урынбасары Александр Журавский, Милләтләр эше федераль агентлыгы башлыгы Игорь Баринов менде.
Әйтергә кирәк, коллегиягә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехновны да көттеләр. Барлык програм кәгазьләрендә ул бар иде. Аның протокол кешеләре алдан йөрде, бина этләр белән тикшерелде, әмма ахыр чиктә ул килми калды. Аның исеменнән чыгыш ясау аның ярдәмчесе Ләйлә Фазлыевага йөкләнде.
Федераль үзәктән кунаклар күп булганга күрәме, әллә башка сәбәптәнме, коллегия утырышында татар теленә өстенлек булмады. Гәрчә берничә ел элек Рөстәм Миңнеханов коллегия утырышлары ике телдә булырга тиеш дигән бурыч куйды һәм министрлыклар моны үтәп килде. Кимендә бер чыгыш тулысынча татар телендә булырга тиеш дигәне дә гадәткә кергән иде, әмма профильле министрлыкта бу як аксады.
Төп чыгышны Ирада Әюпова ясады. Аның сүзләренә караганда, 2022 елга мәдәният тармагына 1,29 млрд сум бүленәчәк. Бу - федераль үзәк бюджетыннан кергән акча. Тагын республика казнасыннан да өстәләчәк. Һәм бу акча башлыча төрле мәдәни оешма биналарын төзүгә тотылачак. Ул Камал театрының яңа бинасы төзеләчәген дә искә төшерде, яңа архитектура концепцияләре конкурсына йомгак февраль аена планлаштырылган. Быел Түбән Каманың яшь тамашачылар театры төзекләндереләчәк. Республиканың мәдәни оешмаларының яртысына капиталь ремонт кирәк, диде министр.
"Авыл мәдәни сарайларның 27 проценты яңартылырга тиеш, музейларның 3,5 проценты, балалар өчен сәнгать мәктәпләренең 23 процентына ремонт кирәк. Быел 13 район тикшерелде, кызык фактлар ачыкланды: бер яктан үз бинасы булмыйча торып эшләүче мәдәни учрежденияләр бар, әмма биналары кәгазьдә булган мәдәни учаклар да "эшли" икән", диде министр, әмма кайсы район, нинди музейлар яңарачагының төгәл исемлеге яңгырамады.
Быел министрлыкка Болгарда ислам кабул ителүенең 1100 еллыгын да уздырырга кирәк булачак, ЮНЕСКОның чираттагы сессиясе дә Татарстанда узачак, анда 194 илдән кунаклар килергә тиеш.
Сессия вакытында КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системнар институтының хезмәткәре Виталий Абрамов чыгыш ясады. Ул мәдәният, сәнгать өлкәсе виртуаль дөньяга керергә тиеш диде. Интернетта дөнья җәмәгатьчелегенә татар мәдәниятен ачу юллары барлыгы турында сөйләде.
Виртуаль музейлар, күргәзмәләр, уеннар, башка ил кешеләре белән элемтәгә кереп уен процессларында онлайн режимда катнашу мөмкинлекләре кирәк диелде. Бу - дөнья тренды.
БУ ТЕМАГА: Казандагы "Шәрыкъ клубы" татар театры тарихы белән таныштыраКФУ Болгар чорына кагылышлы проект булдыра башлаган, Болгар цивилизациясе нинди булган, Болгар шәһәрендәге йортлар ничек оешкан, тормыш ничек оештырылган - болар барысын компьютер ярдәмендә эшләп була. Әмма башлангыч дәвам итәрме, моңа тукталып тормадылар. Гәрчә бу - бүгенге заман бурычы. Татарлар бай тарихы, үзенчәлекле мәдәнияте белән төрле илләрдәге кешеләргә танышу максатыннан виртуаль дөньяга да күчсә, без дөньяны да колачлый алачакбыз.
2025 елда Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулачак. Яшел Үзәннең Югары Ширдан авылында музей булдырылган һәм аны хосусый эшмәкәр булдырган. Биредә мәчет, китапханә, кое кебек истәлекле урыннар бар. Туристик маршрут та булдырылган, әмма кунакларны җәлеп итү авыр дип сөйләде коллегиядә "Акведук" ширкәте вәкиле Асия Гобәйдуллина. Ул биредә балалар өчен татар аланын булдырырга тәкъдим итте. Биредә Татарстан һәм Чуашстан балалары да ял итеп, татар телен дә үзләштерә ала, татар мәдәнияте белән дә таныша алыр иде иде ди ул. Гобәйдуллина сүзләренчә, Каюм Насыйриның 200 еллыгын югары дәрәҗәдә уздыру мөһим һәм бүген үк аның дәүләт дәрәҗәсендә планын карау кирәк диде.
Мәдәният министрлыгының коллегиясендә киләчәккә планнар турында зурлап сөйләнмәде. Шулай да, министрлык Татарстан, татарлар өчен мөһим булган беренчел нинди мәсьәләләргә карап эш итәргә тиеш, дип аерым белгечләрдән сораштык.
Галимә Миләүшә Хәбетдинова Татарстан Мәдәният министрлыгын даими тәнкыйтьли һәм аларның ничек эш итүенә аның үз карашы. Хәбетдинова фикеренчә, министрлыкның төп бәласе — эшнең системга салынмавы һәм милли сәнгатькә игътибар җитмәвендә.
— Тел мәсьәләсе кискен тора икән, барыбызга да бу юнәлештә эшләргә кирәк. Яшьләр китап укымый, аеруча татар китапларын. Ничек аларны татарлаштырырга? Мәдәни учаклар, театрмы ул, музеймы, мәдәни үзәкләрме, ул яшьләрне җәлеп итсен. Мәдәни үзәкләр агарту эшен алып барырга тиеш. Профессианаль дәрәҗәгә менүе кирәк, — дип фикерләре белән уртаклаша Миләүшә ханым. — Быел дигиталга игътибарны арттырырга кирәк, җитмәсә Татарстанда 2022 ел дигитальләштерү елы дип игълан ителде. Җыр, спектакль архивлары бар, алар барысы да, белүемчә, электрон форматка күчерелде, әмма халык аннан файдалана аламы? Юк. Алар барысы да YouTubе-ка чыгарылырга, төрле подкаст програмнарына кертелергә тиеш. Яшьләр техниканы оста куллана, әмма без аларга мәдәни мирас белән танышырга мөмкинлек тудырмыйбыз. Авторлык хокуклары дип өзгәләнәләр, ТНВ - бу безнеке, ДТРК - бу безнеке ди, Милли архив үзеннән чыгармый. Ул бит халыкныкы. Бирегез кулланырга. Шул мәсьәләне хәл итегез, зинһар.
Җыр, бию сәнгатенә килгәндә, аның нигезе, кануны бар. Бүген аңа карамыйлар, ничек телиләр, шулай эш итәләр. Милли киемне карыйсың, стилизация. Биюдә имитация, чалымнар гына. Моның өчен кем җавап бирә, кем аның сагында торырга тиеш? Минемчә, мәдәният министрлыгы. Цензура кертү яклы түгелмен, әмма милли мәдәниятне саклап калабыз дигән максат бар икән, күзәтүче, җаваплы түрәләр кирәк.
Оптимальләштерү аркасында министрлыкта мөһим белгечләр кими бара, ди ул. Мәдәният министрлыгына икътисад, статистика белән түгел, ә алда булган тенденцияләрне күреп, анализ ясап, бер адым алда бару стратегиясе белән шөгыльләнү кирәк, ди Хәбетдинова.
Татарстан мәдәният министрлыгы коллегиясендә режиссерлар да катнашты. Киноиндустрия турында аерым сүз булмады, әмма татар телле яки татарлар турында кинофильмнар чыгару, аны системга салу, прокатка чыгару мәсьәләсенең көн кадагыннан төшкәне юк. Режиссер Илдар Ягъфәров, акча бар ул, әмма проблем аның ничек тотылуында, дип әйтә.
—"Татаркино"га елына 50 млн сум акча бирелә. Бу аз акча түгел, әмма ул ничек тотыла? Прокат эше системга салынмады. "Татаркино" барысы белән дә шөгыльләнә, барысын да колачлый, әмма бер юнәлешне сайлап алып эш итсә, профессиональрәк булыр иде. Әлегә без дилетантлар дәрәҗәсендә эш итәбез, — ди ул. — Кинематография өлкәсендәге югары белемле кешеләр белән эш итәсе килә, ә алар юк. "Татаркино"да акча ничек бүленгәнен кино төшерәм дигән менә дигән талантлы яшьләр күрә дә Казан-Мәскәү рейсына билет ала да китә. Кино төшерәм диючеләр күп, әмма алар белән эшләү системга салынмады, милли киноны булдыру юнәлешендә идеология кирәгенчә төзелмәгән. Татарстан күпме мәдәният сарайларын төзеде, әмма кино күрсәтеләме анда? Юк. Татарстанда кинематография булмаса, без идеологик яктан көчсез, милли үзаң тәрбияләүдә оттырып кына киләчәкбез. Кешеләр йөрәгенә, аңына үтеп керүнең иң кыска һәм отышлы юлы – кино, ди Ягъфәров.
Министр чыгышында театрлар турында да сөйләде. Узган ел татар театрларында мәктәп укучылары бушлай спектакльләр карый алган, бу эш Марат Әхмәтов җитәкләгән Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә оештырылган. 40 мең балага билетлар сатып алынган. "Əлеге проектны тормышка ашыру вакытында татар театрларында татар драматурглары әсәрләре аз куелганы ачыкланды, үз драматургларыбызның әсәрләренә өстенлек бирелергә тиеш", дип әйтте министр.
Яңа драматурглар белән эшләү, аларны тәрбияләү бурычы куелуы белән Буа татар дәүләт сатира һәм драма театры мөдире Раил Садриев та килешә. Аның сүзләренә караганда, соңгы ике елда милли театрларга булган игътибар башка бервакытта да булмаган, театрлар мулдан финанслар күрмәгән, театрлар аякта ныклы басып торыр өчен хакимият реаль ярдәм иткән. Әмма театрлар алдында татар телле тамашачыларны тәрбияләү, яшьләрне милли театрларга китертү бурычы бар, аларның ни рәвешле тормышка ашырылуы театрларның үзләреннән тора.
— Узган ел без, милли театрлар, хакимияттән шулкадәр зур ярдәм алып эш итә башладык. Шулкадәр игътибар артты безгә, канатларны җәеп эшләргә мөмкинлек туды. Төрле грантлар, "Пушкин картасы" системы эшли башлады. Милли театрларга игътибар артты, эшләгез генә! Татар драматургларын тәрбияләү эше дәвам итәр дип өметләнәм, — ди Садриев. — Татар театрлары алдында милләтне саклап калу бурычы да тора, заманча эшләргә кирәк. Татар телле тамашачыны тәрбияләү дә безнең җилкәдә, без аны аңлыйбыз. Кызыклы кәнфит тышлыгын ясарга, ә эчтәлеге татарча, милли аһәң булырга тиеш.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!