Роспотребнадзор һәм башка тиешле хезмәтләр Сызраньдагы "Фәйзулла" мәчете бөтен нормаларга туры китерелеп төзелгән дигән уңай бәяләмә чыгарган. Бу турыда Азатлыкка Сызрань татарлары милли-мәдәни мохтарияте шурасы рәисе, "Фәйзулла" мәчете каршындагы иҗтимагый шура әгъзасы Ринад Шәрәфетдинов сөйләде.
"Шәһәр санитар-эпидемиология хезмәте мәчетнең төзелешендә һәм аның эшендә бөтен санитар таләпләр үтәлә дигән нәтиҗә чыгарды. Проектлау оешмасы да мәчет төзегәндә бөтен нормалар үтәлгән дип тапты. Безнең шәһәр администрациясе белән ике арада мәчет болдыры чыгып торган кызыл сызыктан ары кишәрлекне арендалау турында да килешү төзелде. Мин мәхкәмәгә бөтен бәяләмәләрне тапшырдым", диде Шәрәфетдинов.
2020 елда Сызрань шәһәре администрациясе "Фәйзулла" мәчете дөрес төзелмәгән дип, шул исемдәге мәхәлләне мәхкәмәгә биргән иде. Рәсмиләр мәчет төзелгән җир тиешенчә канунлаштырылмаган дип белдерде. Моннан тыш, мәчет бинасының болдыры кызыл сызыктан чыгып тора диелде. Мәхәллә вәкилләре моңа каршы мәчет төзелешендә канун бозу юк, дип белдерделәр. Бинаны төзергә рөхсәт 1998 елда ук алынган, аннан соң канун берничә тапкыр үзгәрде, дип аңлаттылар.
БУ ТЕМАГА: Сызрань хакимияте "Фәйзулла" мәчетен сүтүне таләп итәАдминистрация бу мәчет төзелгән җирдә хосусый торак кына салырга ярый, дип белдерә. Шулай ук мәчет үзенеке булган кишәрлектән өлешчә чыгып тора, дип тә кисәтү ясала. Шушы дәгъвалар нигезендә рәсмиләр мәчет бинасын үз белдеге белән төзелгән корылма дип тануга ирешмәкче була. Мәхкәмә моны таныса, мәчетне мәхәллә хисабына сүттерүне дә таләп итәргә тели.
2020 елның 15 ноябрендә узган мәхкәмәдә хөкемдар шәһәр администрациясе мәчет һәм җиргә кагылышлы барлык кәгазьләрне әзерләргә тиеш дигән таләп куйды. "Фәйзулла" мәхәлләсе дә берничә документ әзерләп тапшырырга тиеш иде. Хөкемдар мәчет вәкилләреннән төзелешне рөхсәт итүче бөтен документларны алып килүне сорады. Моннан тыш, мәхкәмә әлеге мәчет бинасы мәчеткә килүчеләргә дә, күршеләргә дә куркыныч тудырмый, дигән документ та сораган.
"Без документларны тулаем җыйдык, каршылыкларга сәбәп юк, җир безнең милегебез булып тора. Тик шуларга карамастан, шәһәрнең администрация башлыгы шикаятен кире алмый. Администрация безгә телдән генә вәгъдәләр бирә – ягъни, мәхкәмә мәчеткә тимәскә дигән карар чыгарса, мәчет торган җирнең файдалану максатын үзгәртәчәкбез, диләр" дип сөйләде мәхәллә җитәкчесе.
Шәрәфетдинов сүзләренчә, мәчет язмышы турында Сызраньдагы милләтләр шурасында да сөйләшкәннәр. Киңәшмәдә яһүди һәм православ дине вәкилләре дә катнашкан. Алар да мәчетне саклап калу яклы фикер белдергән, һәм кирәк булса, петиция имзаларга әзер булуларын әйткәннәр.
Чираттагы мәхкәмә утырышы 24 гыйнварга билгеләнгән. "Бу көнне мәчет турында ахыргы карар чыгарылыр дип өметләнәм" диде Шәрәфетдинов.
"Фәйзулла" — Сызраньда бишенче мәчет. Аны мөселманнардан җыелган акчага 2014-2016 елларда салганнар, ә бинаны төзергә рөхсәт 1998 елда ук алынган булган. Рәсми рөхсәт белән төзелгән булуына карамастан, шәһәр хакимияте мәчетне канунсыз дип тану таләбе белән мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!