Казандагы "Шәрыкъ клубы" татар театры тарихы белән таныштыра

Your browser doesn’t support HTML5

"Шәрыкъ клубы"нда мониторлы махсус җиһаз аша татар театрына нигез салучыларның язмышлары белән танышырга мөмкин. Аларның рольләрен Камал театры артистлары башкара. Шулай ук QR-кодлы сурәтләр ярдәмендә интернеттан спектакльләр дә карап була. Татарча сөйләшүләр урыс һәм инглиз телләрендә язылып бара.

"Шәрыкъ клубы"ның беренче катында мониторлы махсус җиһаз аша татар театрына нигез салучыларның язмышлары белән танышырга мөмкин. Аларның рольләрен Камал театры артистлары башкара. Шулай ук QR-кодлы сурәтләр ярдәмендә интернеттан спектакльләр дә карарга була. Татарча сөйләшүләр урыс һәм инглиз телләрендә мониторда язылып бара.

Беренче катта "Вакыт елгасы" бүлмәсе дә бар. Анда билгеле бер урынга басып кулларны селкү ярдәмендә экрандагы театрның видео елъязмасына кагылышлы тарихи язулар һәм фотоларны алга һәм артка таба күчереп була.

Икенче каттагы "Сәхнә арты" өлешендә театр буенча виртуаль экскурсия, грим, костюм бүлмәләре күрсәтелә. Тамашачылар монда виртуаль рәвештә үзләре дә сәхнә киемнәрен киеп карый ала. "Серле сәхнә" өлешендә исә үз-үзеңне артистлар янында сәхнәдә булу тойгысы бирүче инсталляцияне күрергә була.

Бинаның өченче катында "Театр.Тарих.Шәхес" өлеше урнашкан. Монда милли театр сәнгатен формалаштыруга зур өлеш керткән шәхесләр һәм тарихи вакыйгалар турында интерактив проекцион китап карау һәм теар артистларының сурәтләрен пазлын җыеп уйнау мөмкин.