Сарытау татарлары Алтын Урда чоры каберлеген саклап калган

Усть-Курдюм авылы

Сарытау татарлары Алтын Урда чоры каберлегендәге төзелешне туктатуга ирешкән. Бу турыда Азатлыкка Сарытау татарлары милли-мәдәни мохтарияте башкарма комитеты рәистәше Мөхәммәт Мадъяров хәбәр итте. Аның белән Алтын Урда чоры мирасы, авыл мәктәпләренә татар теле дәресләрен кайтару турында сөйләштек.

— Сүз Шихан тавы турында бара. Бу җир тирәсендә бәхәс инде берничә ел бара. Ул бик уникаль урын, инде тарихи объект дип тә танылган иде. Анда берзаман ызбалар (йортлар) төзи башладылар, фундамент салдылар. Без җәмәгатьчелек ярдәме белән үзебезгә игътибар җәлеп итеп, өлкә хөкүмәте аша бу мәсьәләне хәл итәргә тырыштык. Абсурд шул дәрәҗәгә җитте – туфрак чыгарганда кеше сөякләре чыга башлады, аны үз күзләре белән күргән шаһитлар бар. Иң мәзәге – бу йорт төзергә тотынган кеше үзе татар булып чыкты. Үзенәме, башка кешегәме йорт төзиләр. Митяз бабай (Сөләйманов) һәм башка абзыйлар биредә канунсыз төзелеш бара дип тикшерү органнарын чакырталар, ә килгән тикшерүчеләр бу төзелеш тарихи мираска зыян итми дип табалар.

Мөхәммәт Мадъяров

Шул ук вакытта бу мәсьәлә белән Сарытау дәүләт университетының тарих факультеты шөгыльләнә, Усть-Курдюм авылындагы уникаль Шихан тавының координатларын күрсәтеп, аның тарихи әһәмияте, биредә барган төзелеш китерәчәк зыян турында язып чыга. Алар бу тау ишелеп бара, аны эшкәртергә ярамый дип кисәтте. Әмма аларга колак салмадылар. Былтыр ноябрьдә тагын бәхәс кабынды. Быел анда тагын җир бүленә башлаган, баганалар утыртып, электр чыбыклары суза башлаганнар дигән инсайдер мәгълүмат килеп иреште.

Сүз уңаеннан, миңа бу мәсьәләне чишүдә юнәлеш биреп торучы кеше безнең мохтарият рәисе Камил Әбләзов иде – ул бу сорауны хәл итүне еллык планга кертте, төрле чаралар билгеләде. Шул чараларның берсе буларак, Сарытауда яшәүче милләтләрнең лидерлары – милли-мәдәни мохтариятләр рәисләре шурасының өлкә губернаторы белән очрашуында мин чыгыш ясадым. Минем чыгыш иң соңгы иде, ул бик резонанслы булды – башкалар мактап, рәхмәт әйтеп утырганда, без, татарлар, "без яшәгән җирдә уникаль тарихи һәйкәл бар, аны җимерергә телиләр" дип мөрәҗәгать иттек. Губернатор (Валерий Радаев – ред.) җыелган халык каршында бу мәсьәләне шәхси контрольгә алырга сүз бирде, "Мөхәммәт, миңа синең сүзең дә җитә, бу мәсьәлә белән шөгыльләнергә кирәк", дип, бу эшкә алынырга ышандырды.

Ничек, хәл иттеме?

— Без тукталмадык, хатлар язуны дәвам иттек. Шул ук көнне губернатор аппараты минем белән элемтәгә керде, тулырак мәгълүмат сорап алды. Прокуратурага да яздык, мин хатны үз исемнән яздым. Алдагы атнада аннан җавап хаты алдым, аңарга тиклем дә прокурор үзе һәрдаим минем белән элемтәдә торды, безнең җир турында Роскадастрга тиешле үзгәрешләр керттерәчәкбез, бу мәсьәлә күмелеп калмаячак, дип ышандырды.

Мондый зур сорауларны дипломатия аша да күтәрергә була, кылыч селтәргә генә димәгән

Ялгышмасам, бу җирнең мәйданы алты һектар тәшкил итә. Бу хәл өчен гаепле, ягъни үз вакытында тиешле үзгәрешләр кертмәгән, губернатор фәрманын тиешенчә үтәмәгән түрәләргә кисәтүләр дә ясалды. Бу безнең кечкенә бер җиңү. Дөресен әйткәндә, бу зур җиңү, башкаларга да үрнәк булырга тиеш – мондый зур сорауларны дипломатия аша да күтәрергә була, кылыч селтәргә генә димәгән. Өлкә телевидениесе аша мин губернаторга да, прокуратурага да безне ишеткән өчен һәм ярдәм иткән өчен рәхмәт җиткердем.

Берничә ел бара дидегез бу бәхәсне…

— 2008 елда фундамент казыганда кеше сөякләре чыккач башланды бу тартышу.

Ул урында ниндидер тамга бармы – кабер ташымы, стелламы, мемориаль тактамы?

— Анда берни юк, бары тик тау тора. Ул тирәдә торган татарлардан да сорыйм – беләсезме бездәге Шихан дигән җирне, андагы зиратларның Алтын Урдага караганын? Татарлар белмәсә дә, урыслар белә. Урыслар чын күңелдән "Бу тарихи җир, бу безнең актык урыныбыз, биредә үзгә рух", ди – бу мәсьәлә белән йөргәндә төрле кешеләрне ишетергә туры килде.

Шихан тавы

Хәзер бу җир белән ни булачак?

— Узган ел Казандагы Археология институтыннан Айрат Ситдыйков белән килешү төзедек. Ул былтыр яз көне Үкәк шәһәрендәге каберлекләр белән эшләде, институт галимнәрен Шиханга да җәлеп итәргә ниятебез бар. Киләчәктә Үкәк турында зур конференция оештырачакбыз, узган елларда да оештырган идек, аңа өлкә хөкүмәтен дә җәлеп итәргә телибез – Үкәкне дә ЮНЕСКО тарафыннан тарихи мирас буларак танытырга телибез. Татар тарихының ЮНЕСКО тарафыннан танылган бер генә объекты бар – Болгар, аннан башка дөньякүләм мәдәни мирас булып танылган мирасыбыз юк.

Үкәк — урта гасырдагы (XIII—XIV гасырлар) Алтын Урда шәһәре. Хәзерге Сарытау шәһәре янәшәсендә, Увековка елгасы тамагында урнашкан булган, XIV гасыр башында мөһим сәүдә һәм сәясәт үзәге. Үкәктә акча сугу йорты булуы мәгълүм.

Ә бездә андый урыннар бар, уйлап чыгарылган әкият түгел, чын булган хәл, безнең тарих. Шихан тавы да безнең тарихи каберлек. Минем ниятемне ишеткәч, "Ник кирәк ул сиңа, татарда каберләрне күчереп, йорт төзү дә бар бит?" дип сорыйлар иде. Бүген без мондый хәлләргә авызыбызны ябабыз икән, иртәгә безгә каршы тагын да начаррак гамәлләр кылачаклар. Без болай да башыбызны шулкадәр идек инде, дәшергә куркабыз, рәхмәт-рәхмәт, дип баш кагып кына торабыз, сорарга куркабыз. Безнең өлкә хөкүмәтендәге унсигез министр арасында бер татар да юк, мактау тактасында да татар юк. Ник? Чөнки без дәшми торабыз, нәрсәдер көтеп торабыз. Амбицияләр юк.

Сез башта "җәмәгатьчелек аша игътибар җәлеп итәргә теләдек" дигән идегез. Ничек итеп: хатлар, петицияләр, урам хәрәкәте?

Бүген без мондый хәлләргә авызыбызны ябабыз икән, иртәгә безгә каршы тагын да начаррак гамәлләр кылачаклар

— Губернаторга, прокуратурага да хатлар язылды. Әмма алар җәмәгатьчелек исеменнән, Усть-Курдюм инициатив төркеменнән. Бу төркем безнең татар мохтариятенә бу эшкә алынып, ахырына җиткергән өчен зур рәхмәтләр дә җиткерде. Тик аларның мөрәҗәгатенә тиешле игътибар бирелмәде, КамАЗ йөртүче күргән кеше сөякләрен килгән тикшерүчеләр, төбәктәге архитектура һәйкәлләрен саклау өчен җаваплы түрәләр күрмәде. Бу да бит дөрес түгел. Мин ул түрәләрнең икесенең исемен губернаторга туры әйттем.

Сез губернаторга туры мөрәҗәгать иткәннән соң гына "боз кузгалган" булып чыгамы?

— Мин генә түгел инде, Камил Әбләзов, Зөфәр Хәкимов һәм башкаларның хезмәте керде монда. Беренчедән, каядыр чакырсалар, авызыңны ябып торырга кирәкми – фикереңне ачык итеп, боргаланып-сыргаланып, "тыкрык аша" кереп тормыйча, проблемыңны турыдан җиткерергә кирәк. Икенчедән, быел Идел буенда ислам кабул итүнең 1100 еллык юбилее да безгә уңай булды. Өченчедән, без биредәге башка милләтләрдән аермалы буларак – берәр нәрсә булса, үзбәк, таҗиклар үз илләренә чыгып китә ала, ә мин монда яшим, минем оланнарым монда яшәячәк. Мин бу төбәктә, бу илдә салым түләп яшим, шуңа күрә мин үземнең милли мәдәниятемне дә саклап калуны да сорарга хаклы.

БУ ТЕМАГА: "Казаннан, ТНВдан татарны урысча бердәмлеккә өндәү – сәер күренеш"

Ник, мәсәлән, минем бүгенгә кадәр сакланып килгән туган телемә тиешле игътибар бирелми? Совет чорында да татар телен укыту белән мондый проблемнар булмаган бит. Хәзерге көндә безнең Дергач районындагы өч авылда (Алтата, Илмин, Сәфәр авыллары – ред.) тугызъеллык мәктәпләрдә татар теле укытыла – районнан сайланган өлкә депутатына, губернаторга хатлар яза торгач, бу мәктәпләргә татар теле кайтарылды. Бу татарга гына түгел, башка милләтләргә дә кагыла – булган проблемнарны йомып калдырырга кирәкми. Ниндидер грантлар бирәләр, алар бөтен проблемны да хәл итә алмый – грант ул парашют кебек нокта-нокта гына проблемнарны каплый ала. Өлкәдәге җәмәгать фикере лидерларын да җәлеп итәргә кирәк – татарлар белән генә түгел, башка милләт лидерлары белән дә уртак тел табарга кирәк, сине әрмән дә, казакъ та хупларга тиеш. Шиханда бит татарлар гына күмелмәгән, анда башка милләт вәкилләре дә бар, иманым камил.

Татарстаннан ярдәм булдымы?

— Киләчәктә ярдәм булыр дип уйлыйм – Археология институты турында әйтүем. Февральдә бездә Идел буе шәһәрләренең Милли шура рәисе белән очрашуы булачак, губернатор белән очрашу барышында Шихан мәсьәләсе белән Милли шура рәисенә дә, Татарстан президентына да мөрәҗәгать итәчәкбез, дидем. ​

— ​Прокурор хатыннан соң бу йортлар сүтелдеме, җимерелдеме – алар ни хәлдә?

— Төзелеш туктады. Төзеп куелган ике йорт бик ташландык хәлдә, анда кеше тормый. Берсе тәрәзәсез, икенчесенең тәрәзәләре ватык. Ул тирәдәге халык бу ике йорт сакланырга тиешле курган төркеменә керми, дип аңлатты, әмма бу хәлдән соң анда йорт төзергә теләүче булмас, дип уйлыйм.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!