Русиянең Казанда урнашкан яңа Citrus лоукостерына билетлар яз көне чыгачак, ә очышлар июльдә башланачак.
Бу хакта Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе барышында "Казан" халыкара һава аланының баш мөдире Сегей Романов белдергән, дип яза InKazan.
S7 Group холдингының яңа Citrus лоукостеры Казан һәм Мәскәүдә урнашачак. Хәзерге вакытта Казан һава аланы һәм һава ширкәте маршрут челтәре өстендә эшли.
БУ ТЕМАГА: Яңа Citrus лоукостерының төп урыны Казан һәм Омски булачак2021 нәтиҗәләренә күрә, Казан һава аланы рекордлы санда – 3,876 миллион юлчыга хезмәт күрсәткән, бу пандемияле 2020 ел белән чагыштырганда 78,5 процентка, һәм 2019 ел белән чагыштырганда 11,5 процентка күбрәк. Татарстан яңа лоукостер ярдәмендә һава транспортыннан куллану дәрәҗәсен яхшыртырга өметләнә.
Шулай ук алданрак Казан һава аланында өченче терминал ачарга ниятләүләре хәбәр ителгән иде.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, "һава аланында җитди үсеш" күзәтелә. 2013 елдагы Универсиадага 1А халыкара терминалын төзегән вакытта, юлчылар агымының болай артачагы фаразланмаган булган.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!