АКШ дәүләт департаменты Навальныйны экстремистлар исемлегенә кертүне тәнкыйтьләде

Алексей Навальный

Русиягә көч кулланмый торган оешмаларга карата "экстремизм" сүзен кулланудан туктарга һәм оппозиция вәкилләренә каршы репрессияләрне туктатырга кирәк, дип белдергән Дәүләт департаменты вәкиле.

Русия хакимиятләренең төрмәдә утыручы оппозиционер Алексей Навальныйны һәм аның көрәштәшләрен террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертү карары шомландыра. Бу хакта Вашингтондагы брифингта АКШ дәүләт департаментының вәкиле Нед Прайс белдергән.

Прайс Мәскәүне ашыгыч рәвештә Навальныйны азат итәргә чакырган һәм Кремль бәйсез сивил җәмгыятьне бастыруын дәвам итә дип искәрткән.

Русиягә көч кулланмый торган оешмаларга карата "экстремизм" сүзен кулланудан туктарга һәм Навальныйга, шулай ук оппозициянең башка вәкилләренә каршы репрессияләрне туктатырга кирәк, дип белдергән Дәүләт департаменты вәкиле.

Навальныйны һәм аның берничә көрәштәшен Росфинмониторингның террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертүләре турында 25 гыйнварда билгеле булды.

Реестрга эләккәннәрнең банклардагы хисаплары томалана. Бу исемлеккә Җинаять кодексының террорчы яки экстремист характердагы җинаятьләр турындагы маддәләре нигезендә хөкем ителгәннәр һәм гаепләнгәннәр эләгә.

Узган елның июнендә прокуратура гаризасы нигезендә Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе Навальный структураларын экстремист оешмалар дип тапты һәм аларны тыйды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!