Социаль иминиятләштерү фондының Татарстандагы бүлекчәсе җитәкчесенең урынбасары Геннадий Титов тоткарланган. Тикшерү Титовка каршы "вәкаләтләрен арттыру" һәм "канунлы эшмәкәрлек эшчәнлегенә комачаулык итү" маддәләре нигезендә эш ачкан. Бу хакта Татарстан эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Министрлык мәгълүматына күрә, җитәкче урынбасары бер оешманың сату-алуларда катнашу өчен гаризаларын канунсыз рәвештә кире каккан. 31 миллион сумнан артыграк бәягә сеңдерә торган җәймәләр һәм 188 миллион сумнан артыграк бәягә олылар өчен аслыклар (подгузниклар) сатып алу турындагы аукционнар уздырылган булган. Оешма башта аукционнарның җиңүчесе дип табылган. Ләкин тикшерү фаразына күрә, Титов үз кул астында эшләүчеләргә оешма гаризаларын кире кагу турындагы карарлар әзерләү күрсәтмәсе биргән. Җитәкче урынбасарының гамәлләре аркасында оешманың хокуклары һәм канунлы мәнфәгатьләре бозылган диелә.
Алданрак 2 миллион сум ришвәт алуда шикләнелеп, Социаль иминиятләштерү фонды башлыгы Павел Лоханов тоткарланган иде. Аны Казанның Идел буе районы мәхкәмәсе тикшерү изоляторына җибәрде.
Тикшерү фаразына күрә, 2020 елның көзендә Социаль иминиятләштерү фонды хосусый оешма белән инвалидларны махсус җайланмалар белән тәэмин итү өчен 56 миллион сумлык килешү төзегән. Аны башкару барышында фонд хезмәткәрләре хосусый оешма тарафыннан контракт шартларын бозу очракларын тапкан, Татарстан арбитраж мәхкәмәсенә 14 миллион сумнан артык акча таләп итеп шикаять язылган.
Тикшерү комитеты мәгълүматына күрә, бу елның 18 августында Лоханов хосусый оешма җитәкчесеннән 4 миллион сум өчен "мәсьәләне хәл итәргә" тәкъдим иткән. 10 сентябрь көнне Татарстан арбитраж мәхкәмәсе оешмага 100 мең күләмендә штраф салган.
Узган елның 21 сентябрь иртәсендә Лоханов Infiniti QX 80 машинасында булганда, хосусый оешма җитәкчесеннән ярдәм итү һәм мәхкәмә карарын шикаять итмәве өчен 2 миллион 400 мең сум алган, дип белдерде тикшерү комитеты. Акча алган вакытта түрәне полиция кулга алды.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!